16+

Аксакаллар мәҗлесе

Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге китапханәсендә шәһәрдә Аксакаллар шурасы оешуның 15 еллыгына багышланган мәҗлес булды.

Аксакаллар мәҗлесе

Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге китапханәсендә шәһәрдә Аксакаллар шурасы оешуның 15 еллыгына багышланган мәҗлес булды.

Кунаклар килүгә, беренче эш итеп, китапханәнең уку залында китапханәчеләр көче белән аксакаллар эшчәнлегенә багышлап әзерләнгән зур стендны карадылар. Анда матбугатта дөнья күргән мәкаләләр, нәшер ителгән китаплар, фоторәсемнәр, актив аксакаллар турында язылган очерклар урын алган иде.
Аксакаллар, нигездә, милли гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклап калу буенча зур эш башкаралар. Башка милләтләр йогынтысы астында милләтебезнең асылы югала барган чорда әлеге эш аеруча әһәмиятле. Моны ошатмыйча, кирәкмәгәнгә тыкшынып йөриләр, дип ризасызлык белдерүчеләр булса да, күпчелек алар ягында. Чөнки башкарган эшләре түбәнкамалыларның яшәү шартларын яхшыртуга, аларның көнкүрешендә уңайлыклар тудыруга бәйле. Башка милләтләрдән аермалы буларак, татарларда, теге яки бу зур эшкә тотыныр алдыннан, өлкәннәр белән киңәш-табыш итешү, аларның хәер-фатихасын алу элек-электән мәслихәт эш дип кабул ителгән. Авыл хуҗалыгында яки ил-йортта зур эшләр башлар алдыннан, киңәш сорап, мөхтәрәм ил картлары түренә - аксакаллар янына килгәннәр.
Хәзерге вакытта аксакалларыбызны экология мәсьәләләре, сәламәтлек саклау, эчә торган суыбызның сыйфаты борчый икән. Гомумән, аксакаллар шәһәребез тормышында берьяклы гына эшчәнлек алып бармыйлар. Барлык тармакларга үзләренең киңәшләрен һәм шактый кыю гына тәкъдимнәрен дә кертә торалар. Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов үз чыгышында: «Аллага шөкер, сүзебез үтә. Шәһәр җитәкчеләре киңәшләребезгә колак сала. Унбиш ел эчендә башкарган эшләребез шактый. Алга таба да ирешелгәннәр белән чикләнеп калмабыз», - дип белдерде.
Мәҗлескә Түбән Кама муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәмигуллин да килгән иде. Ул, муниципаль район хакимияте башлыгы исеменнән, җәмгыятьтә алып барган зур эшләре өчен аксакалларга рәхмәт әйтеп: «Без өлкәннәрнең сүзләренә һәрчак игътибарлы. Аларның киңәшләрен, тәкъдимнәрен исәпкә алып, бергәләп килешеп эшлибез», - дип белдерде.
Мәҗлестә чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, башкарма комитетның җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова һ.б. чыгышларында аксакалларның үзләренә күрсәткән ярдәмнәрен ассызыклады һәм киләчәктә дә бергә-бергә аңлашып эшләргә өметләре барлыгын белдерделәр.
Бүгенге кырыс базар шартларында кайбер җитәкчеләр шәһәребездә хөрмәткә лаеклы шушындый җәмәгать оешмасы барлыгын онытып та җибәрәләр. Әгәр тау Мөхәммәткә бармый икән, Мөхәммәт үзе тау янына килә дигәндәй, андыйлар янына аксакалларыбыз үзләре барып, киңәшләрен бирәләр. Гадәттә, әлеге «визит»ларның нәтиҗәсе бик үтемле була, чөнки аксакаллар башлаган эшләрен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Бу өлкәннәребезнең барысын да бер нәрсә берләштерә, ул - күп еллар тупланган тормыш тәҗрибәсе һәм кешеләргә яхшылык кылу теләге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading