16+

Аңламыйлар, имеш...

Социаль челтәрдә, тәрбия­челәргә һөнәри бәйрәмнәренә нинди бүләк алырга, дип киңәшләшәбез. Берәү соңрак килеп кушылды бугай, «Нинди бәйрәмгә әзерләнәбез соң?» - дип кызыксына.

Аңламыйлар, имеш...

Социаль челтәрдә, тәрбия­челәргә һөнәри бәйрәмнәренә нинди бүләк алырга, дип киңәшләшәбез. Берәү соңрак килеп кушылды бугай, «Нинди бәйрәмгә әзерләнәбез соң?» - дип кызыксына.

Русча язган. Ике дә уйламый (балаларыбыз чеп-чи татар төркеменә йөргәч, башкача була да алмый кебек), тәрбиячеләр көненә, дип язам. Теге хатын җавап юллый. «Что это?» - дигән. Гаҗәпләнеп: «Әллә татарча аңламыйсызмы?» - дим. «Юк», - ди бу. Татар төркеменә йөрсә ни, татарча белү мәҗбүри түгел икән моның өчен.
Мәктәптә дә шундыйрак хәл белән очраштым. Ата-аналар җые­лышы. Татар гимназиясе. Укытучыга бер-ике ата-ана, татарча аңламыйбыз, дигән булып, рус телендә сөйләргә куша. Җитмәсә, балаларга да фәннәрне русча укытырга кирәк дигән булалар. Болай да татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык дәресләр дә рус телендә укытыла югыйсә. «Татарчаны да русча укытып булмыймы икән?» - ди берсе. Янәсе, баласына авыр. Бер авыз сүз татарча белми икән. Исемнәре дә, фамилияләре дә татарча үзләренең. Җәмәгать, татар гимназиясенә баланы укырга биргәндә, кая килгәнегезне белгәнсездер ләбаса. Туган телдән баш тартканчы, бәлки, татарчаны өйрәнергә тырышырга кирәктер? Татар телен русча укыта торган мәктәпне кайдан табарсыз икән? Адәм көлкесе...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading