16+

Аның янәшәсендә булу – үзе бер бәхет

Тормыш сукмагыннан кыю адымнар белән үргә атлаганда, янәшәңдә кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел, тирән белемле, шул ук вакытта гади дә булган хезмәттәшең булу – үзе бер бәхет.

Аның янәшәсендә булу – үзе бер бәхет

Тормыш сукмагыннан кыю адымнар белән үргә атлаганда, янәшәңдә кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел, тирән белемле, шул ук вакытта гади дә булган хезмәттәшең булу – үзе бер бәхет.

Сүзем Әтнә районы, Әйшияз авылында гомер итүче, инде менә 25 елдан артык мәктәптә балаларга төпле белем бирүче башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәрдия Илгиз кызы Исмәгыйлева турында.
1968 елның 25 ноябрендә Ары авылында Илгиз абый белән Наилә апаның куанычлары булып, җиһанга аваз сала ул. Өч апасына игътибарлы сеңел, бер сеңлесенә кадерле апа, әти-әнисенең зур булышчысы булып, үзенә барлык куркәм сыйфатларны туплап үсә.

1992 елдан хезмәт юлын Әйшияз башлангыч мәктәбендә башлап җибәрә. Шул көннән бирле Фәрдиянең яшәеше, хезмәте Әйшияз халкы күз алдында. Өлкәннәргә игътибарлы, яшьләргә эше белән дә, сүзе белән дә ярдәм итүче дустымны авыл халкы да, укытучылар коллективы да хөрмәт итә. Аның шундый тирән белемле, сәләтле, яхшы хәтерле булуы зур соклану тудыра. Ул – чын мәгънәсендә гаҗәпләнерлек шәхес. Әйе, гаҗәпләнмәслек тә түгел, үзем дә тора-тора сокланам, ничек барына да өлгерә диген. Акыллы, ягымлы, уңган, кешелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел. Нәрсәгә тотынса, кулыннан шул килә. Аның белән тормыш-көнкүреш, бакчачылык, ашау-эчү серләре турында да сөйләшеп була. Фәрдия – оста бакчачы. Аның ишегалдына керсәң генә дә, гөлләр иленә кергән кебек буласың. Гаиләсендә Фәрдия ханым акыллы хатын, булдыклы хуҗабикә, һәрвакыт акыллы киңәшен бирә торган әни. Әз генә буш вакыты булуга, әти-әнисенә ярдәм итү өчен туган авылы Арыга ашыга. Ә туган өендә, тәмле ризыклар пешереп, аны әти-әнисе көтә.


Яңалыкларга омтылучан, төрле методикаларны кулланып балаларга төпле белем бирүче укытучыны хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар хөрмәт итәләр. Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен югары бәяли. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе дә ул.

Мин дә аның алдында шулай ук рәхмәтле. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, барысына да җавабы, киңәше әзер аның. «Вакытым юк, белмим», дигән сүзләрне ул бөтенләй белми бугай.
Табигатьтә карлы-яңгырлы көз хакимлек иткән вакытта дөньяга аваз салган Фәрдия Илгиз кызы бу көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтә. «Ничә еллар мәктәп ишеген ачып кереп, бөтен көчен кызганмыйча, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы Фәрдия Илгиз кызына – 50 яшь», – дисәләр, «Кем турында сөйлисез сез?» – дияр идем мин. Яшьлек матурлыгын саклап калу һәркемгә дә бирелми. Ә Фәрдия нәкъ шундый: яшь кызларча сылу һәм җитез, үз эшен яратып, һәркемгә дә үрнәк булырлык итеп башкаручы, хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек ул.


Артта сокланырлык эшләр эшләнгән. Киләчәктә әле тагын да зурраклары көтә. Мин аны матур бәйрәме белән котлап, әлеге шигырь юлларын бүләк итәм:
Сабыр гына атлап кердең
Биш ун булган алтын көзеңә.
Саулык, бәхет янәшәңдә булып,
Җитсәң иде олуг 100еңә.



Венера Шакирова, Әтнә районы, Әйшияз авылы.

фото - gymn4.by

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading