Без бит гаепне үзебездә күрергә өйрәнмәгән, аны гел читтән, башкалардан эзлибез. Өлкәннәрнең «Элгәре менә шулай иде» дип сөйләгәннәрен һәркайсыбызның ишеткәне бар. Әле урта яшькә җитмәсәм дә, совет чорында туып-үскән буын буларак, мин дә шулай дия алам, теге чор белән хәзергесен чагыштырырлыгым бар әле бераз.
Таякның ике башы булганы кебек, һәр чорның төрле ягы була, бөтенесен бер калыпка салып, бер яклап кына карау дөрес түгел, әмма бездә үткәнне тәнкыйтьләү, аның начар якларын гына өскә калкытырга тырышу күбрәк. Яхшы якларын атый башласаң, сиңа «совок», «совокларча фикер йөрешле» диләр. Хуш, шулай да булсын, ди, кайберәүләр бу сүзгә үпкәли һәм аларның үпкәләргә хакы бар, ә мин үпкәләмим, миңа теләсә нәрсә диюче кеше үзен үпкәләтә бит, нәрсә дип аның өчен кайгырыйм әле? Акылы, тәрбиялелеге белән миннән өстәрәк торучы булса иде хет.
Совет чорындагы бушлай белем, медицина хезмәте, башка өстенлекләрен атый башлыйсың да, «Нәрсә, әллә «совок»тан башка надан калган булыр идекме?» кебегрәк җавап аласың шул чорда ниндидер белгечлеккә ия булып эшләп, бушлай шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан, балаларын пионер лагерьларында ял иттергән, шул заманда төзелгән хрущевкада гомер кичерүче әңгәмәдәштән. «Идекме» түгел, калгансың бит инде, алма шомырт төбенә тәгәрәгән бу очракта. Аң-белем дигәннәре чорга карап тормый, кайберәүләрне хәзер дә читләтеп үтә. Башкача ничек аңлатасың инде менә бу сүзләрне: «Совок» барлык тискәре сыйфатларны туплаган: көнчелек, саранлык, акылсызлык, куркаклык һ.б. «Курка-курка» гына ярты Европа аша атлап узган шул совет солдаты, үтә бер «саранлык» белән үсеп килүче илләргә дә ярдәм кулын сузган, без мәктәптә укыганда картадан эзләп тә таба алмаган әллә нинди илләргә ярдәм йөзеннән акча җыеш бар иде. «Эшләгән изгелекләрегезнең игелеген күрегез», дип, рәхмәтле генә була белмәгәннәр, ахры.
«Көнбатыштан килгән инде безгә цивилизация, безнекеләр нәрсә уйлап чыгарган соң?» - дип, сине нокаутка җибәрергә маташа әңгәмәдәш. Шулай инде, цивилизациянең тегендә-монда үрмәли торган үзенчәлеге бар бит, Көнбатышка да кайдандыр барып җиткән, мөселман галимнәренең ачышлары, бай китапханәләре викингларның таланган алтын-көмешләре арасына ялгыш кына эләгеп. Аннан соң аларны Ньютон кебекләр кабат ачкан, даһилык кәләпүшен киеп. Кытай бу уңайдан оялып тормый, башкаларныкын күчереп ала да үзенеке итеп чыгарып сата, «Адидас» урынына «Адидус» дип язып. Икътисады тәгәри, юань долларны кысрыклый. Долларның кайчан кысрыкланганы бар иде әле моңарчы? Әлеге дә баягы шул советлар чорында түгелме икән, бер доллар 60 тиен булганда.
Ә уйлап чыгару дигәннән, әллә нәрсәләргә ирешелмәгән икән шул - космоска гына очылган, Айга үзйөрешле арбалар җибәрелгән. Хәрби өлкәне атап та тору кирәкмидер, дөньядагы илледән артык армиянең «Калашников» автоматы белән кораллануы «Макдоналдс»лар белән чагыштырганда нәрсә инде ул. Кино индустриясе Голливудтагы кебек алга китеп өлгергән булса, америкалылар кебек, без дә астронавтларны студиядә генә Айга «төшереп» бастырыр идек. Шагыйрьнең «Карындыклы иде тәрәзәсе, яба-яга иде саламын...» дип тасвирлаган чор белән чагыштырганда, советлар заманында нинди үзгәрешләр булганын күрү өчен аерым күзлекләр кию кирәкми. «Ничаклы сугыш, ачлык михнәте, репрессияләр - шулмы инде синең совогыңның хөрмәте?» - бу сүзләрдән соң син кеше күзенә күренергә тиеш түгел кебек. Болары - фаҗига, киләчәк өчен сабак. Әйтерсең лә, советлар булмаса, ул сугышлар булмас иде. Аларның кайсы чорда туктап торганы бар?
«Авыр яшәлгән инде совок заманында», дигән уйлар белән, кибет киштәсендәге 27 сумлык ипигә үреләм, бала вакыттагы 16 тиенлеген искә төшереп. Күрше авыл пекарьнясыннан Вәгыйз абзыйның трактор белән ипи алып кайтканын көтеп ала халык, кибет янына җыелып. Дүрт-биш ипине велосипед руленә эленгән «авось»кага саласың. Рульне бер кул белән генә тотыш, егетлектән түгел (синең егет икәнеңне барысы да белә инде, башыңда «Аэрофлот» дип язылган кепка бар бит), икенче кулда хуш исле ипи, кайтышлый ук кырыйларын кимерә-кимерә кайтыла. Кимерелгән булса соң, кош-кортка бит ул, алар да ипи ашый. Авыррак булган икән шул «совок» заманында, кош-кортка да кибет ипие ашаткач.
Фото: parnasse.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар