16+

Баргач, кайтасын уйлыйсың

Эшләгән чакта күңел ачарга кино-театрларга йөрергә вакыт булмады. Пенсиягә чыгып, оныклар да үз-үзләрен карый башлагач, ял итәргә - спектакль, концертларга йөрергә мөмкинлек туды. Ветераннар советы, күптөрле өлкәннәр клублары чакыруы буенча, кичке күңел ачу чараларына барырга тырышабыз. Әмма шәһәр транспорты кич белән иртә туктау сәбәпле, тамаша бетәр-бетмәстән, өйгә кайту җаен кайгырта...

Эшләгән чакта күңел ачарга кино-театрларга йөрергә вакыт булмады. Пенсиягә чыгып, оныклар да үз-үзләрен карый башлагач, ял итәргә - спектакль, концертларга йөрергә мөмкинлек туды. Ветераннар советы, күптөрле өлкәннәр клублары чакыруы буенча, кичке күңел ачу чараларына барырга тырышабыз. Әмма шәһәр транспорты кич белән иртә туктау сәбәпле, тамаша бетәр-бетмәстән, өйгә кайту җаен кайгырта башларга туры килә. Күпләр, тәртипсезлек күрсәтеп, тамаша барган чакта ук, ягъни кичке 9дан калмый чыгып кайтып китәләр. Ахырга кадәр тынычлап карыйсылары бик килсә дә, чыгып китми хәл юк, такси тотып кайту бик кыйммәткә төшә. Шулай итеп, залда бәхетлеләр - машиналылар гына кала.
К.Тинчурин театрында спектакльләр ярты сәгатькә генә булса да иртәрәк, ягъни 18.30 минутта башланганга күрә, сәгать 9га тәмамлана да. Шуңа күрә, анда тамаша беткәнче тынычлап утырасың. Ә Г.Камал театрында, филармониядә спектакль һәм концертлар күп вакыт кичке сәгать 7дә башлана. Шәһәр транспортының эш сәгатен бер сәгатькә генә булса да арттырсыннар иде. Азрак санда калса да, ышанычлы булса, көтәр идек. Яки тамаша заллары администрациясе безнең кебек машинасыз пенсионерларны да искә алып, тамашаларны ял көннәрендә - көндез, эш көнендә исә бераз иртәрәк башласыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading