16+

Бер бакчага бар да хуҗа

Ничә еллар гөрләп торган күрше бакчасы инде хәзер бакча кебек тә түгел, чат чүп, алабута баскан үзен.

Бер бакчага бар да хуҗа

Ничә еллар гөрләп торган күрше бакчасы инде хәзер бакча кебек тә түгел, чат чүп, алабута баскан үзен.

Хуҗа белән хуҗа бер төрле булмый икән шул. Күршедәге бакча хуҗалары яңа йортка күчкәч, дачалары белән дә саубуллашырга булдылар - башка кешегә саттылар. Яңа күршеләр башта килеп эшләп, яшелчәләр утыртып йөргән булсалар да, еш кына дачага эшләргә түгел, ә бәйрәм итәргә җыелалар иде. Рәхәт бит көн дә бәйрәм, көн дә туй булгач, бакчада эшләп азапланасы юк. Әллә артык бәйрәм итеп, әллә ут-мазар калып, берничә ел элек мунчалары да янган иде. Әле ярый янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җиткән. Югыйсә ялкын безнең каралты-курага күчәсе булган, Алла сакласын. Аллаһы Тәгалә җибәргән әлеге сабактан соң инде бәлки бәйрәм итүләрен ташларлар дигән идек. Юк, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми икән, җәмәгать! Бәйрәмнәр бик дәвамлы булды...
Инде менә хәзер бакчалары урам территориясе белән бер дисәм дә ялгыш булмас. Кайсы урам, кайсы бакча икәнен тиз генә аерып алам димә. Уратып алган коймалары да җимерелеп, ватылып бетте. Узган-барган кешеләр дә, кызыксынучан сыерлар да ялга туктый монда. Тәмле-тәмле алмалы, чияле, мул җиләк-җимешле бакчага хәзер бар да хуҗа. Элеккеге хуҗаларга исә халык сокланып китә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading