16+

Бәрәскәдәге фильм

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Конец игры» дигән фильм күрсәтелде.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Конец игры» дигән фильм күрсәтелде.

Ул быел Халыкара мөселман киносы фестивалендә Президентның «Кино сәнгатендәге гуманлык өчен» дигән махсус бүләккә лаек булган иде. Аның режиссеры - Максим Швачко. Ул - күренекле артист, режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең сеңлесе Флера ханымның улы. Фильм аргентина-француз язучысы Хулио Кортасар әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Режиссер чит илдәге урынны, андагы вакыйгаларны Әтнә районындагы Бәрәскә авылына - Бикчәнтәевләр йортына күчереп куйган. Аңа милли рух өстәргә сценарий авторы Илгиз Зәйни ярдәм иткән. Фильм азан тавышы белән башланып китә. Өч бертуган кыз җәйге ялларын шушы авылда дәү әниләре янында уздыралар. Аларның тәүге тапкыр гашыйк булулары да шушы авылда башлана. Фильмда милли йолаларның берсе - Корбан чалу, аш үткәрү күренешләренә зур урын бирелгән. Кызларны дәү әниләре әдәплелеккә, инсафлыкка, дингә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Ул алар белән бары татарча гына сөйләшә. Дәү әни ролен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева башкара.
Шул ук көнне Илдар Рәхимбай төшергән «Гастарбайтер» дигән фильм да тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading