16+

Бу кешедән шикләнәбез

Хәзерге заманда вөҗдансыз эшкуарлар картларны рәнҗетәләр. Сәлимова дигән эшкуар Бигичев урамындагы 17 нче йортның беренче катындагы, 2 нче подъездының кеше яшәми торган, урам себерүче бүлмәсен арендага алган икән. Анда трансформатор да тора иде. Без, сугышта булган ирләр һәм аларның хатыннары, үзебезнең пенсия акчасына кешене җирләү өчен кирәкле бөтен нәрсәне әзерләп,...

Хәзерге заманда вөҗдансыз эшкуарлар картларны рәнҗетәләр. Сәлимова дигән эшкуар Бигичев урамындагы 17 нче йортның беренче катындагы, 2 нче подъездының кеше яшәми торган, урам себерүче бүлмәсен арендага алган икән. Анда трансформатор да тора иде. Без, сугышта булган ирләр һәм аларның хатыннары, үзебезнең пенсия акчасына кешене җирләү өчен кирәкле бөтен нәрсәне әзерләп, зур ләгән эченә урнаштырган идек. Ул күп урын алмады, озак еллар шунда ятты. Күрше йортлар да аннан файдалана иде. Сәлимова беренче көнне үк аларны урамга чыгарып ташлады. Башка йортта урын тапканчы, урамда ятты әйберләр. Моны барыбыз да авыр кичердек. Миңа 86 нчы яшь, йөри алмыйм, умыртка сөягем авырта. Бу турыда күрше карчыклары елап сөйләделәр.
Без - сугыш еллары балалары, 13-14 яшьтән эшли башладык, бер дә зарланмадык. Киләчәгебез яхшы булыр, дип, сугыш беткәч тә көчебезне кызганмадык. Картым 2011 елда вафат булды. Хәер, балалар хөрмәтлиләр. Безнең 3 подъездлы йортта чәчтарашханә, автошкола, ашамлыклар, хуҗалык, балалар әйберләре сату кибетләре бар инде. Хәзер Сәлимова нәрсә ачар...
Керү ишегалдыннан булганга, урам ягыннан стенаны ватып, эш башладылар. 2012 елдан бирле төзиләр, җимерәләр, баш кына түзсен. Безне 23 мартта җыйгач, йорт хуҗалары кул куймадылар. Инде 6 апрельдә җыелыш үткәрде. Үзең белән паспортны һәм торагың үзеңнеке булганга таныклыкны алып килергә кушты. Документлар аңа нигә кирәк икән? Без бу кешедән шикләнәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading