16+

Бу ни хәл, җәмәгать?

Соңгы вакытта безнең җәмгыятьтә инвалид балаларның күпләп туулары дәүләтне дә, табибларны да борчый торгандыр. Сәламәт булмаган балаларның саны елдан-ел арта бара, аларның күбесе операцияләргә мохтаҗ.

Бу ни хәл, җәмәгать?

Соңгы вакытта безнең җәмгыятьтә инвалид балаларның күпләп туулары дәүләтне дә, табибларны да борчый торгандыр. Сәламәт булмаган балаларның саны елдан-ел арта бара, аларның күбесе операцияләргә мохтаҗ.

Чит илгә барып миллион сумнарга операцияләр ясаталар. Хәтерем ялгышмаса, бер ана, баласына чит илдә операция ясатыр өчен, телевидение аша 15 миллион сум акча сорады. Бу ни хәл, җәмәгать? Нәрсә, дәүләтнең акчасы юкмы әллә? Инвалидларга нишләп операцияләрне чит илдә ясатырга? Дәүләт күпме медицина хезмәткәрләре армиясен тота. Алар арасында менә дигән алтын куллы белгечләр, яңа техника белән җиһазландырылган хастаханәләр, үзәкләр бар. Россиядә медицина хезмәте бушлай булгач, инвалид балаларга операцияләр дә бушлай булырга тиеш. Әгәр дә инде дәүләт акча юк дисә, безнең байлар да бар. Мисал өчен, Норильск шәһәрендә никель комбинаты белән җитәкчелек иткән Прохоровның байлыгы 22 миллиард. Шул акчасыннан Инвалид балалар фондына бер миллиардын бирсә, Россиядәге бөтен инвалид балаларга җитәчәк.
Ярар, бу үзе бер тема. Нигә безнең җәмгыятьтә инвалид балалар саны ишәя соң? Минем шәхси фикерем мондый. Беренчедән, булачак аналар тәмәке тарталар, сыра эчәләр, спиртлы эчемлекләрне дә читкә этәрмиләр. Кызлар, ана булганчы ук, организмнарын зарарлыйлар. Балага узгач та, ул тәмәке тартуын, сыра эчүен дәвам итә. Урамда да, ял итү урыннарында да яшь аналар үзләре кечкенә бала тартып йөри, авызында - тәмәке. Гаеп кемдә? Минемчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы үз карары нигезендә бу бик тә ямьсез күренешкә киртә куярга тиештер. Закон эшләп китәргә тиеш. Табиблар да бу өлкәдә активлык күрсәтергә тиештер, минемчә. Дәүләт һәм җәмгыять бергәләшеп эшли башласа, бәлки, нәтиҗәсе күренер иде. Аннан соң «граждан никахы» дигән мода яшьләр арасында канат җәйде. Оятсыз, мәгънәсез, документсыз төзелә торган гаиләләр Б.Ельцин идарә иткән чорда килеп чыкты. «Гаилә» дип аталган «ир» белән «хатын» бер-берсе алдында бернинди җаваплылык тоймыйлар, җәмгыятькә бозыклык билгеләре генә өстиләр. Егет, «өйләндем», дип, кыз фатирында кунак булып тора, бу кыздан туйгач, аннан китеп бара. Кыз аптырап кала, танышлары, туганнары арасында яманаты чыга. Аның исеме гайбәтчеләр теленә күчә.
Яшьләр аеруча кызлар, мәхәббәт шатлыгына ирешергә омтылып, кайчак моның өчен күпме газап чигәргә туры киләчәге турында уйламый. Кайбер кызлар буш һәм бозык кешеләр бик файдалана торган матур сүзләргә, бүләкләргә, купшы кыланышларга артык тиз ышана. Шул вакытта күзгә бәрелеп тормаган басынкы егетләрне санга сукмыйлар. Ә чынлыкта нәкъ менә шундый егетләр чын кеше булып чыга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading