16+

«Бурычны сораган өчен, битемә сукты»

«Шәһри Казан» газетасында бурычларын кайтара алмаучы укучыларыбыз турында язма басылып чыкканнан соң («Бурыч», 8 июнь), мондый очрак­ларны тагын сөйләп шалтыратучылар булды. Һәркемнең үз тарихы: кайсысыдыр туганына акча биреп алданган; кемдер акчасын суд ярдәмендә генә кайтарып алган; кемгәдер күршесе еллар буе әҗәтен түләми... Кыс­касы, нәтиҗә бер: бурычны кайтаруы җиңел түгел, кызганыч,...

«Бурычны сораган өчен, битемә сукты»

«Шәһри Казан» газетасында бурычларын кайтара алмаучы укучыларыбыз турында язма басылып чыкканнан соң («Бурыч», 8 июнь), мондый очрак­ларны тагын сөйләп шалтыратучылар булды. Һәркемнең үз тарихы: кайсысыдыр туганына акча биреп алданган; кемдер акчасын суд ярдәмендә генә кайтарып алган; кемгәдер күршесе еллар буе әҗәтен түләми... Кыс­касы, нәтиҗә бер: бурычны кайтаруы җиңел түгел, кызганыч,...


«Әллә гипнозлады?»

- Акчаны кайтармавы бер хәл, бурычны сорый башлагач, битемә сугып, протезымны сындырды, - ди Әлфинә апа.

Укучыбыз озак еллар идарәче компаниядә торак-төзелеш кооперативы рәисе булып эшләгән. Ире вафатыннан соң, балалары аңа Себер трактында якты, иркен фатир алып биргәннәр. 24 катлы бу йортта каравылчылар да бар. Ялгызы гына яшәүче Әлфинә апа шул йортны саклаучылар белән таныша. Чувашстан Республикасыннан килгән Динә исемлесе белән аеруча якыннан аралаша башлый.

- Беркөнне Динә каршыма йөгереп чыкты да: «Әлфинә апа, зинһар ярдәм ит! Улыма операция ясыйлар. 150 мең сум кирәк. 10 гына мең сум биреп тор инде. Өч көннән үк кайтарам», - дип ялынды. Беләгемнән сыйпый-сыйпый сорады, әллә шулчак гипнозлады, үзем дә белмим, пенсиям­нең 10 меңен Динәгә чыгардым да бирдем. Расписка да алмадым, фамилиясен, кайда яшәгәнен дә сорамадым. Без өйрәнгән бит инде кешегә ышанырга, алдаларлар дип уйлап та карамыйбыз, - ди укучыбыз.
Өч көн уза, бер атна - акча тотып килүче юк. Күңеленә шик кергән укучыбыз сакчы Динәне күреп сөйләшә. Расписка кәгазе дә ала.
- Тора-бара Динә: «Синнән акча алмадым», - дия башлады. Ул каравылчылар будкасында утыра, тәрәзә аша сөйләшә башлаган идем, акчаны кайтар дигән өчен, битемә үк китереп сукты, - ди Әлфинә апа.
Чынлыкта хәл ничек булгандыр, бер Алла белсен, тик Әлфинә апаның бите шешеп чыккан, теш протезы сынган. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе биргән белешмә дә аның битендә гематома булуын раслый. Редакциягә килгәндә дә күгәргән эзләре бетмәгән иде әле. Динәне судка бирер өчен, Әлфинә Садыйрова медицина экспертизасы нәтиҗәләре әзер булганны көтә. Аның теркәлү урыны буенча участковый бу эш буенча материаллар җыя башлаган, әлегә җинаять эше ачылмаган.

«Бернинди язма әзерләмәгез»

Полиция хезмәткәрләреннән тыш, укучыбыз үз тикшерүен дә уздырган. Әҗәт иясенең кайда яшәгәнлеген эзләп тапкан. Үзе әйтүенчә, ул бердәнбер корбан түгел икән. Күршеләре Динәне аферист дип атаганнар.
Без Динәнең үзенә дә шалтыратып карадык.
- Эшне полиция тикшерә, бернинди дә язма әзерләмәгез. Ул хатын акылга зәгыйфь, үзен тикшерегез, минем башка әйтер сүзем юк, - диде ул, төксе генә.
77 яшендә машина йөртүче, яшәү дәрте ташып торган (тфү-тфү), безнең белән дә бик акыллы гына сөйләшкән Садыйрова бер дә акылсызга охшамаган анысы.

- Менә шулай инде, син кешегә ярдәм итәсең, аннары акылсыз булып каласың. Ай саен каравылчылар өчен 230 сум акча түләп барабыз. Мин үземне алдалаган сакчыга тагын акча түлим килеп чыга. Каравылчы хезмәте өчен түләмәсәң булмыймы икән? - дип тә кызыксынды Әлфинә апа.
Укучыбыз яшәгән йортка хезмәт күрсәтә торган «Уютный дом» идарәче компаниясе хезмәткәрләре аңлатуынча, йортта яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы җыелыш вакытында, каравылчылар кирәк, дип тавыш биргән булган. Шуңа да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазенә «йорт территориясен саклаган каравылчы өчен» дигән графа да кертелгән.
- Хәзер бу хезмәттән баш тарту өчен кабат җыен уздырырга, тавыш бирүләр үткәрергә кирәк, яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы каршы килгәндә генә сакчыларны алачаклар. Әгәр яшәүчеләр арасында сакчы хезмәте өчен түләмәүчеләр булса, алар бурычлылар исемлегенә кертеләчәк. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен пенилар өстәләчәк, - диделәр «Уютный дом» идарәче компаниясендә.



Белеп тор!

Хокук саклау хезмәткәрләре аеруча өлкән яшьтәгеләргә, аферистлар тозагына эләкмәс өчен, саграк булырга киңәш итә:

Үзләрен полиция, хастаханә хезмәткәрләре дип таныштырган, белмәгән кешеләрдән ерак торыгыз, «туганым, балам бәлагә юлыкты, акча кирәк» дигән хәбәргә артык ышанмагыз.

Бозым чыгарам, күз тиюне бетерәм, киләчәкне әйтәм диючеләр белән сак булыгыз.

Таныш булмаган кешеләргә эч серегезне сөйләмәгез, аларны өегезгә чакырмагыз.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading