Бүлмәсенә керүгә: «Ишек төбендә кызларны сез көлдерәсезме анда?» - дип көлемсерәп кенә сорап куйды Лилия Салихова.
Балтач хастаханәсенең йөрәк яздыру эшенә нәкъ аны куюлары әйбәт булган. Лилия сеңелнең сөйләшүе дә, карашы да кешеләрне тынычландыра торган. Мондый фикергә бүген генә килүем түгел инде. Соңгы өч елда бу бүлмәгә шактый еш керергә туры килде бит.
- Әйе, бүген анда барысы да шат күңеллеләр җыелган иде бугай, көләргә генә торалар, - дип җавап бирдем мин, табибның соравына каршы.
Дәшмәде. Шат күңелле кешенең дә каты авыру булуы мөмкин бит әле дип уйлап куйгандыр, бәлки.
Бүген иртән мин бу ишек төбенә килеп басканда, ике-өч кеше бар иде инде. Чират буенча кем ахырдан икәнен сорадым. Араларыннан берсе бик сүзчән икән, үзләреннән соң тагын кемнәр барлыгын санады да мине сигезенчегә чыгарды. Ярый бу, Ходай кушса, озак көтәргә туры килмәс, мөгаен. Ә менә гомуми анализга кан бирү өчен озаграк көтәргә туры килмәгәе, чөнки анда, гадәттәгечә, кеше шактый күп күренә. Минем кебек диспансеризация үтүчеләр чиратсыз керә ала диелә диелүен. Авылыбыз фельдшеры Фәридә ханым да шулай дигән иде, әмма алай түгеллеген шулай дип әйтүчеләр дә, каралырга килүчеләр дә белеп тора. Монда кем диспансеризация үтәргә, кем хезмәт урыны буенча акча түләп (һәм чиратсыз) медицина тикшерүе узарга, кем инвалидлык юлларга, кем авырып килгәнен аерып кара син! Авыручылар чиратына керергә тырышу үзе үк кешелексезлек булыр иде. Шуңа күрә биредә чынлап та чиратсыз керүчеләр - кечкенә балалар гына.
Анализга кан алдыру бүлмәсе дә янәшәдә генә диярлек, анда барып та чират алып куйдым. Күпләр шулай итә, ике генә түгел, әллә ничә бүлмәгә чират ала да, аннары ишек төпләре арасында тыз-быз йөри. Кем мондый мәшәкатькә юмор беләнрәк карый, кем сукранып йөри - кешенең холкына карап инде. Булдыра алсаң, моңа уен-көлке белән каравың отышлырак. Бер бүлмәдә табибка каралган арада, икенчесенә чиратың үтеп китсә генә читенрәк. Ярый ла синнән соң чиратка басканнар, хәлеңә кереп, сине «танысалар»! Киресенчә дә булгалый шул. ЭКГ ишеге янында да бер ир-ат: «Китмәскә иде ишек төбеннән, «койрыкка» барып басыгыз да, иң ахырдан керерсез», - дип, ике хатын-кызны пыр туздырып ташлады. Ул ханымнар авылдан килгән сатучылар иде бугай, сөйләшүләреннән шулай аңлашылды. Сатучыны сүз белән кем җиңгән ди әле, үз вакытларында йөрәкләрен яздырып чыктылар барыбер. Тар күңеллелек юк икән үзләрендә, чиратым алардан соң булса да, миңа үзләреннән алда керергә тәкъдим иттеләр. Ризалашаммы соң, мине тәмам бабайсытулары бит боларның. Бер ашыгыч эшем дә юк. «Бигрәк тыйнак бабай булдың әле син!» - дип тә чәпеделәр җитмәсә. Теге ир-ат әллә ничә табибка чират тору тәртипләрен белеп бетерми, күрәсең. Бирегә беренче генә килүедер инде. Килмәгән-авырмагансың икән, шул бәхетеңә шатланасы гына бит югыйсә, ә ул дөмерелеп утыра.
Күрше ишек төбен урап килим әле дип кенә барган идем, хәзер чиратың җитә, ерак йөрмә, дип туктатты бер ханым. Ишек төпләрендәге һәр төркемдә диярлек чиратны тәртипләп, белмәгәннәргә аңлатып торучы бер ханым була ул, рәхмәт төшкере. ЭКГ ишеге янында да бар иде андый. Табибка өченче булып керәсе иде ул. Беренче кергән кеше озаграк торгач, аның ник озаклаганын юрый башладык та, йөрәге ике булып чыккандыр, шунлыктан ике йөрәк яздырган кадәр вакыт үткәндер, дигән нәтиҗәгә килдек. Бер көлешеп алыр өчен шушы сүз җитмәгәнмени?
Ишек төбенә яңалар килә тора, «Кем ахырдан?» дип сорый тора. Җавапны, билгеле, теге Сүзчән ханым бирә:
- Менә бу бабайдан соң бер апа чират алып китте, аннары син буласың.
Ничә кеше килсә дә, аның җавабы бер үк сүзләрдән башлана: «Менә бу бабайдан соң...» Бу бабай да бу бабай дип үзәккә үткәч, бүлмәгә чиратсыз куып кертерлек булдым аны. Менә кереп китте һәм... шактый озак торып чыкты.
- Синдә дә ике йөрәк тапты, ахры, - дип көлешеп алдык.
- Минем эш бетмәде әле, чыгып монда утырып торырга кушты, - диде ханым.
Ул арада йөрәк яздыручы да, бүлмәсеннән чыгып, каядыр китеп барды, кулында ниндидер кәгазь иде. Бераздан бер шәфкать туташы килеп, Сүзчәнгә ниндидер таблетка каптырды. Әле генә каты шаулашмаска тырышып тыйнак кына көлешкән төркемебез бөтенләй тынып калды. Йөрәк яздыручыбыз бүлмәсенә кайтып нәрсәнедер хәл иткәч, Сүзчәнебез дә юкка чыкты. Ятып дәваланырга салдылар, диде кемдер. Табибның кулындагы кәгазь - аның йөрәк язуы булган, ахрысы. Язуны зуррак белгечкә, бәлки хастаханәнең зур тәҗрибәле терапия бүлеге мөдире Рүзәл Камалиевка күрсәткәндер дә авыруны кичекмәстән стационарга салырга булганнардыр. Ходай сәламәтләнергә язсын аңа! Без диспансеризациягә дә, бүтән кайбер тикшерүләргә дә бер «галочка» чарасы диебрәк карыйбыз каравын да, алай гына түгел икән менә. Ачыкланган авыруны тиз арада дәваларга керешү очраклары да бар икән! Ярый бит. Һәркемнең гомере бер генә, шулай саклый күрсеннәр аны.
Комментарийлар