16+

Эт асраганчы, кәҗә асра

Эт - кешенең дусты, ә шулай да шәһәр җирендә фатирларда бу хайванны асраучыларны аңлый алмыйм. Куркыныч та бит әле ул. Эт асраучылар этләрен урамга һава суларга алып чыккан арада да кешегә ташланырга мөмкин. Чит кешеләрне күрүгә, кайберләре баудан ыргылып өрә башлый.

Берсендә 39 нчы квартал тирәсендә автобустан төштем дә Әмирхан урамы буйлап җәяү барам. Миннән 100 метр алда, бозау кадәр этен ияртеп, берәү атлый. Эте туктады да Боярскийның эшләпәсе кадәр иттереп олы йомышын үтәде. «Бу - халык йөри торган урын, этегезнең нәҗесен җыегыз», - дим хуҗасына. Ә ул исә, исе китми генә: «Бабай, иди своей дорогой», - ди.
Элеккеге шәһәр мэры Камил Исхаков, фатирда яшәүче этләрнең исәбен алып, аларга да фатир өчен түләү кертергә кирәк, дигән фикерне әйткән иде. Чынга ашмады ул. Гамәлгә керсә дә, начар булмас иде. Эт асраганчы, кәҗә асра ичмасам, диясе килә андыйларга. Файдалырак бит, эткә караганда диюем. Җитмәсә, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)нең дә бер хәдисендә «өендә эт асраган мөселманның йортында фәрештәләр булмас» дигән сүзләре бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading