16+

Фәрит Яруллин белән Фәнис Яруллинның кем икәнен белмиләр?!

Казан урамнарында хаталы игъланнарга ияләшеп беттек инде, тәмам күз йомып, күрмәмешкә салышабыз.

Фәрит Яруллин белән Фәнис Яруллинның кем икәнен белмиләр?!

Казан урамнарында хаталы игъланнарга ияләшеп беттек инде, тәмам күз йомып, күрмәмешкә салышабыз.

Андый такта-белдерүләр алдында, дөрес күрмимме әллә, дип, күзләремне бер ачып та бер йомып шактый басып торганым бар. Ә беркөнне өебезгә алып кайта торган 1нче троллейбуста киләсе тукталышны «Фәнис Яруллин» дип игълан иттеләр. Колакларыма ышанмый басып тордым. Көенергә дә, сөенергә дә белмим. Әллә, мәйтәм, гомер буе урын өстендә ятып, каләмен кулыннан куймый, халкына хезмәт иткән Фәнис Яруллин исемен мәңгеләштерергә булганнармы? Тукталышка аның исемен биргәннәрме? Алай дисәң, безнең Киров районындагы бу кыска гына урам дөньякүләм танылган композитор - «Шүрәле» балетының авторы Фәрит Яруллин исемен йөртә иде. Белгәнемчә, Фәнис Яруллин исемендәге урам Кукмарада һәм Баулыда гына бар.

Тукталышны тагын бер тапкыр: «Фәнис Яруллин», - дип игълан иткәч, түзмәдем, йөртүченең янына бардым. «Гафу итегез, сез кемне әйтәсез, Фәрит Яруллиннымы, Фәнис Яруллиннымы?» - дидем. Үз туксаны туксан: «Фәнис Яруллин», - ди, күзен дә йоммый. Аны гаепләп тә булмый инде, тукталышларның исемнәрен аңа шулай язып биргәннәр бит. Ул исемлекне төзүчеләр дә бөек язучы белән бөек композиторны аера алмадылармы икәнни? Болай булса, Казаныбызга килгән кунаклар алдында да оятка калуыбыз бар. Алар арасында бу ике шәхеснең иҗатларын яхшы белгән кешеләр дә булырга мөмкин.

Әйе, безнең татар халкы танылган шәхесләргә бай. Араларында фамилиядәшләре дә шактый. Әдәби-мәдәни мирасыбызда тирән эз калдырган мондый бөекләребезгә игътибарлырак булырга иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading