16+

Халкы сөйгән гади татар иде

Бу елның 20 февралендә Риза Шәфигә 90 яшь тулган булыр иде. Аның соңгы тапкыр Казанга килеп, китап нәшриятына барып, бик күңелсезләнеп кайтуы истә. Ничә еллар йөреп тә, язган шигырьләре тагын планга кертелмәгән икән. Бик кызганыч. Ул безгә «Тауларым иңендә таулар» (Ижау, 2004), «Офыклардан офыкларга» (Ижау, 2001) китапларын бүләк иткән иде....

Халкы сөйгән гади татар иде

Бу елның 20 февралендә Риза Шәфигә 90 яшь тулган булыр иде. Аның соңгы тапкыр Казанга килеп, китап нәшриятына барып, бик күңелсезләнеп кайтуы истә. Ничә еллар йөреп тә, язган шигырьләре тагын планга кертелмәгән икән. Бик кызганыч. Ул безгә «Тауларым иңендә таулар» (Ижау, 2004), «Офыклардан офыкларга» (Ижау, 2001) китапларын бүләк иткән иде....

Бу елның 20 февралендә Риза Шәфигә 90 яшь тулган булыр иде. Аның соңгы тапкыр Казанга килеп, китап нәшриятына барып, бик күңелсезләнеп кайтуы истә. Ничә еллар йөреп тә, язган шигырьләре тагын планга кертелмәгән икән. Бик кызганыч.
Ул безгә «Тауларым иңендә таулар» (Ижау, 2004), «Офыклардан офыкларга» (Ижау, 2001) китапларын бүләк иткән иде.
Риза абый таләпчән, туры сүзле булды. Шигырьләре дә тирән мәгънәле. Татар халкының батырлыгына, аның якты киләчәгенә, үз дәүләте булачагына ышанып менә нинди юллар язган ул:
Татар барда - ил булыр!
Шуңа да татар горур.
Иң соңгы гасырда да
байрагым кыйблам булыр».
Һәр йөрәктә миллинур бар,
Татарым балкыр әле!
Милли шөһрәт, куәт, кодрәт!
Ал таңнар атар әле.

(«Тауларым иңендә таулар»).
Татар халкының чәчелеп яшәве дә аның күп шигырьләрендә яктыртыла:
Тундрасыннан аерып булмый якутны,
Тауларыннан - кумыкларны, аварны.
Илне иңләп, эзләп кара татарны
Алар килеп тир түкмәгән як бармы?

* * *
Ничек кенә яман карама,
Каһәрләмә, орма, каргама,
Тоз тутырма йөрәк ярама -
Халкым сөйгән гади татар мин.

(«Офыклардан офыкларга»)
Ул гомернең соңгы көннәренә кадәр Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә яшәде. Риза абыйның ике, дүрт, сигезьюллык шигырьләре эчтәлеге буенча кайбер шагыйрьләрнең китабына тора. Язучылар берлегенә Риза абыйны гомер кояшы баер алдыннан гына алдылар, кулъязмалары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрмичә калдылар. Аларны бастырып чыгару мәслихәт. Ул бит читтә яшәүче татарларның бер вәкиле иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading