16+

Хәсрәтле анадан хәсрәтле бала туа

Аксубай хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә озак еллар эшләгән, йөзләрчә баланы якты дөньяга чыгаруда булышкан, шул сабый язмышларының төрлесен күргән Алсу сеңелнең (бертуган энемнең кызы) берәүгә сөйләгәннәре абыйсы аша миңа да килеп иреште һәм гаҗәп уйларга салды.

Хәсрәтле анадан хәсрәтле бала туа

Аксубай хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә озак еллар эшләгән, йөзләрчә баланы якты дөньяга чыгаруда булышкан, шул сабый язмышларының төрлесен күргән Алсу сеңелнең (бертуган энемнең кызы) берәүгә сөйләгәннәре абыйсы аша миңа да килеп иреште һәм гаҗәп уйларга салды.

Әниләре ташлап калдырган балалар матбугатта күренгәләгәннән шактый күп икән. Ләкин иң гаҗәбе бу түгел, көенечебезгә, без мондый хәлләргә гаҗәпләнмибез, ияләштек тә инде. Гаҗәбе шул - әниләре ташлап китәчәк нарасыйлар үзләрен иртәгә нинди аяныч язмыш көтәсен сизенәләр: борчылалар, елыйлар, ди.

Шулай да табибә сеңелнең сүзләрендә бераз хата бардыр кебек. Бәлки ул миңа гына шундый хаталы килеп җиткәндер. Чөнки баланың үзен ташлап калдырачакларын алдан сизенүе бик ышандырмый. Бала табасы ана үз сабыен тапкан җирендә калдырып китәчәген, бу фикергә китергән сәбәпләрне йөз кат уйлыйдыр, борчыладыр бит инде ул. Шул кара, караңгы, күңелсез уйлар туачак баланың психикасына начар тәэсир итәдер һәм шунлыктан ул борчылучан, елак булып туадыр. Димәк, баланың тынычсызлануы аның киләчәкне сизенүеннән түгел, ә бәлки әнисенең үткәндәге халәтеннән. Болай фикер йөртсәк, нилектән балаларның елдан-ел көтелмәгән авырулар белән тууын, үсмерләрдә агрессивлык үсүен, җәмгыятьтә миһербансызлык, бәгырьсезлек, каты күңеллелек артуын, алдакчылык һәм ялганның тамыр җәюен әйбәтрәк аңларбыз аннары. Әй ул Рәсәй аналарының һәм ана буласы кызларның күргәннәре! Әле дә ярый ана булу, бала табу сәләтен җуеп бетермәгәннәр алар! Ул сәләтне табигать аналарга нык беркеткән, күрәсең.

Узган егерменче гасырны гына күз алдыннан уздырсак та, исләрең китәрлек бит: Ленин тарафдарларының революциясе белән башланган да, Ельцинчылар контрреволюциясе белән төгәлләнгән. Араларында ак террор, кызыл террор, ничә сугыш, ничә ачлык-ялангачлык, иң-иң әшәке илдәшләр сугышы! Сугышуын ир-атлар сугышса, җәфасы, кайгы-хәсрәте хатын-кызларга да бит. Хәтта сугышы да аларсыз бармады, җиңүе дә аларсыз килмәде. Өстәвенә, эчүчелек дигән бәланең дә иң зур авырлыгын нәфис затлар күтәрәсе булды. Спид та күбрәк хатын-кызлар башыннан йөри. Шул аналарның, шул кызларның алдагы көннәрдә чагыштырмача сау-сәламәт бала тудырулары да Ходай могҗизасыдыр әле. Икенче бөтендөнья сугышы дигәнебез күп илләрне каплап алган иде дә, әмма аларда тормыш тизрәк көйләнгән шул. Без аларын да күп еллар узгач кына белдек, озак вакытлар ач-­ялангач яшәсәк тә, бүтәннәр хакында бихәбәр булып, үз «бәхетебезгә» кинәнеп гомер иттек.

Бер-бер гөнаһыбыз өчен Аллаһыбыз шундый җәза бирәме, патшаларыбыз шулай телиме, тормышыбыз бераз эзгә баса, көйләнәме генә дигәндә, ниндидер бер гомумхалык борчуы уйлап чыгаралар да һәммәсен әйләндереп ташлыйлар, илгә йә ачлык, йә бүтән каза китерәләр. Хәзерге яшьләр ышанмас та, карагыз инде ул Хрущевны ил тәхетеннән бәреп төшерәсе елдагы ачлык-мохтаҗлыкны! Сугыш та юк, санкцияне ишетеп тә белмибез, кризисны капиталистик илдә генә була дип укыдык, табигатьтән дә зур бәла-каза килмәгән иде, җиребез дә киң, коры дөньяның алтыдан бер өлеше кадәр, ә без ярым ач. Хрущевның маллар өчен кукуруз чәчәргә өндәвеннән көлеп, ипине кукурузлы һәм тагын әллә ниләр кушылган он белән пешерттеләр, әле анысы да җитәрлек түгел иде.

Кибетләрдә азык-төлектән диңгез кәбестәсе консервысы гына калды, бәрәңгең белән ашарга тозлы килки эләктерсәң дә шат идең. Аракыны гына чикләүсез саттылар. Ә бит ачлык дигән нәрсә иң элек әниләр җанын кимерә, чөнки балалары ачыгуын нәкъ алар беренче булып күрә. Ач һәм авыру балаларының ашарга сорап тилмерүләренә җаны өзгәләнгән ананың «ичмасам берсе үлми дә бит» дип иңрәвен сугыш азагы һәм сугыш арты елларында без дә ишеткәләп калдык әле. Без ишетмәгәннәре никадәр булгандыр. Шәһәр халкы авылныкылардан да бигрәк йөдәгәндер, мөгаен.

Ә Хрущевны урыныннан алырга әзерләнүче фетнә төркеме өчен нәкъ менә халыкның аны күралмавы, төшерелгәннән соң яклап күтәрелмәве, шул кирәк ул дуңгыз көтүчесенә дип кул селтәве хаҗәт булган. Азык-төлекнең булган кадәрен халыкка чыгармыйча складларда саклап, ясалма ачлык барлыкка китерү әнә нинди «бөек» максат белән эшләнгән икән. Төрле яктан җентекләп уйлап эш иткәннәр, чөнки Сталин тиранлыгыннан соң халыкка беркадәр иркенлек биргән, бигрәк тә авыл хуҗалыгына хакимиятнең аз-маз игътибарын юнәлткән, колхозчының кеше хокукларын торгызган ил башлыгын яклап чыгу да урынсыз булмаячак иде. Ләкин андый үрнәкләр чит илләрдә күренгәләсә дә, совет халкынамы соң гаделлекне яклап күтәрелү. Ил башындагы бер төркемнең, үзләренә ошамаган иң югары җитәкчегә үч итеп, күп миллионлы ил халкын ачлыкка, сугыштан соң котылып та җитмәгән яңа мохтаҗлыкка дучар итүе шулай ук дөнья тарихында күрелмәгән хәлдер. Хатын-кызларыбыз бу афәтне дә кичте. Ни бәрабәренә - анысы әнә алар тапкан балаларда күренә.

Бай булмасак та, тыныч-имин «торгынлык»та киләчәккә өмет-­ышаныч белән көйле генә яшәп ятканда, байлар-түрәләр, тагын бер түнтәрелеш ясап, илне дер селкеттеләр дә халыкны юл читенә чыгарып ташладылар. Тагын хатыннарга бәла: балаларын гына түгел, эшсез калган ирен дә туендырасы бар аның. Кем түзә, кемдер түзә дә алмый моңа. Чөнки бүгенге ирләр дә, хатыннар да шундый ук мең хәсрәтле, мең уйлы аналардан туган кешеләр. Хәтта ил башындагыларны да шундый ук аналар тудырган, шуңа күрә аларда үзебездәге кебек сәерлекләрне, холыксызлыкны күрү безне бик гаҗәпләндерми. Бүген әниләргә, әни буласы кызларга көйле, тыныч-имин тормыш тәэмин итү дәүләтнең, бөтен җәмгыятьнең иң мөһим, кичектергесез вазифасыдыр да бәлки, тик мондый уйга кайчан килербез икән соң әле без?! Гомумән, берәр килербезме? Югары мөнбәрләрдән шул хакта сүз кузгатучы берәр депутат, берәр министрны ишеткәнегез бармы? Бүгенге бер хәсрәтледән иртәгә ике хәсрәтле, аннан өч хәсрәтле туса һәм шулай дәвам итсә, йомык түгәрәктән чыга алмавыбыз да ихтимал бит.

Рәфыйк Шәрәфиев, Балтач районы, Карадуган авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading