Безнең илдә шундый гадәт бар: чаралар узучы заллар буш булмасын өчен, мәҗбүриләп халык җыялар. Чит илләрдә эш ничек алып барыладыр - анысын әйтә алмыйм. Әмма үзебезнеке - үзәктә. Кайчандыр популяр булып, бүген тамашачы җыя алмый торган артист яки яңа күтәрелеп килүче «йолдыз» кисәге булсынмы ул, язучы яки фокус остасымы -...
Төрле оешмаларның эшчеләрен театр-концерт ише чараларга җибәрү тәҗрибәсе дә бар. Телиме-теләмиме, хезмәткәрнең бармый хәле юк - билет бәясе хезмәт хакыннан тотып калынган бит инде.
Кая кусалар, шунда барырга мәҗбүр булган тагын бер халык катлавы бар, ул да булса - студентлар. Кеше саны тулсынга җыя торган очрашу-конференцияләрне әйткән дә юк инде, менә хәзер борын төбендә тагын бер баш катыргыч чара тора. Студентларның үз Уеннары - Универсиада турында әйтүем. Күптән көтеп алынган, дөнья күләмендәге Уеннарның да ихтыяри-мәҗбүри өлеше булуына ышанасы килми, әлбәттә. Гел начарны гына эзләү ярамас, яхшы якларын да күрергә кирәк, дип тә әйтеп карыйсың үзеңә. Шулай да китек-кыеклар күзгә ташлана.
Универсиадага кадәр тәмамлыйк дип, югары уку йортларында укуны әвеш-тәвеш китереп бетергәннәр иде инде. Чара вакытында күзгә-башка чалынып, аяк астында буталып йөрмәсеннәр, дип, шулай эшләделәр. Төгәл вакытын әйтмәсәләр дә, тулай тораклардан чыгарачакларын да белдерделәр. Универсиада вакытында Казан урамында «гүләйт» итеп йөргәндә полиция тикшерә-нитә калса һәм шәһәрдә «прописка»ң булмавын ачыкласа, җитди сөйләшү (сөйләшү генәме икән?) көтәчәген дә хәбәр иттеләр. Тик студентлардан шулай тиз генә котылырга уйлап ашыкканнар, ахры.
Уеннарга санаулы көннәр генә калып барганда, җитәкчелекнең башына бер уй бәргән: ә ярышларны карарга кеше җыелмаса? Бөтен дөньядан килгән спортчылар, ММЧ хезмәткәрләре һәм башка зур-зур кешеләр алдында Казан яртылаш буш стадион-заллары белән оятка калса? Хоккей белән футболдан кала, алай массачыл дәрәҗәдә спортка, мәсәлән, чирәмдәге хоккей яки байдаркада узышка, мөкиббән китүчеләрдән түгел бит Татарстан. Әле, бушлай булса да, волейбол карарга да йөртеп булмый бездә халыкны. Казанның йөзенә кызыллык китерергә теләмәгән шәһәр җитәкчелеге мәсьәләне хәл итү юлларын кайгырта башлаган. Күзләре, әлбәттә инде, студентларга төшкән.
Әлеге мәгълүматны җил алып килмәде, КФУ студентларына физкультура укытучылары әйткән. Тик алар да әле төгәл генә бернәрсә дә белми. Уеннар июльдә башлана. Ул вакытта инде сессия төгәлләнгән, студентлар кайсы-кая таралышкан була. Казанда калганының да, кеше санын тутыру өчен генә, җене сөймәгән ярышны караган кыяфәт чыгарып утырасы килерме икән? Теләгән кеше, артыннан ялынып йөрмәсәләр дә, барып карый инде ул. Ә теләмәгәне? Каникул уртасында студентларны ничек тупламакчы булалар икән? Сессиясен япкан студент берәүдән дә куркып тормый бит инде ул. Бервакыт Универсиада авылында яшәүчеләрне «өмәгә чыкмасагыз, университеттан куалар», дип куркытканнар иде, бу очракта да шул алымга барырлармы икән? Сорауларга юньле-рәтле җавап алып булмады. Кемгә мөрәҗәгать итсәң дә - бернәрсә дә белми. «Белмим»нең башы авыртмый шул.
Парадокс килеп чыга бит әле монда. Студентның баш өстендә түбәсе, рәсми рәвештә Казанда калырга хокукы да булмасын, ярышларга да йөрсен, имеш. Теләгенә ирешим, дисә, шәһәр җитәкчелегенә бу мәсьәләдә шактый баш ватарга туры киләчәк икән әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар