Базар каршындагы тукталышта бер абзый гармун уйный. Алдында катыргы тартма - үткән-сүткән шунда вак акча ыргыта. Җиде-сигез яшьлек малай әтисенең җиңеннән тарта. «Әти, бир әле акча». Тегесе: «Нигә ул сиңа?» - ди. «Әнә теге абыйга бирәм». Ата кеше нидер уйлап алды да: «Әнә үзеңә биргән акчаңны сал!» - дип куйды....
Скопировать ссылку
Базар каршындагы тукталышта бер абзый гармун уйный. Алдында катыргы тартма - үткән-сүткән шунда вак акча ыргыта. Җиде-сигез яшьлек малай әтисенең җиңеннән тарта. «Әти, бир әле акча». Тегесе: «Нигә ул сиңа?» - ди. «Әнә теге абыйга бирәм». Ата кеше нидер уйлап алды да: «Әнә үзеңә биргән акчаңны сал!» - дип куйды....
... Даими рәвештә педагогик экспериментлар үткәрергә ярата торган танышым сөйли: «Каяндыр укыдым да болай эшләргә булдым. Хәзер малайга һәр нәрсә өчен акча түлим: идән юа - 10 сум, савыт-саба юа - 10 сум, «биш»ле ала - 10 сум, кибеткә барып кайта - 15 сум. Башта эш шәп барды: без кайтканчы, өйләр дә җыештырылган, укуында да алга китеш, әле тагын нәрсә эшлим дип кенә тора. Бермәлне акча бетеп китте. Малайга: «Син язып бар, аннары түләрбез», - дип тә карыйм - юк, ризалашмый. Барып чыкмады эксперимент. Хәзер психологлар, педагоглар, баланың үзенең кесә акчасы булырга тиеш, шул чакта ул үзен ышанычлырак хис итә, диләр. Шулайдыр, заманасы шул бит, үзен кеше итеп тояр өчен, балага да акча кирәктер. Ләкин болай гына акча биреп тә, яхшы билгене «сатып алып» та, баланы кем итеп тәрбияләрбез икән соң без?
Моннан берничә еллар элек инде, «шабашка»да эшләгәндә, безгә ярдәмчеләр кирәк булды. Болай да гел безнең янда буталып йөргән 12-13 яшьлек малайларның икесен сайлап алдык та, көненә 70 сум түләп, эшкә ялладык. Эшләре көч килерлек булмаса да җиңел түгел, билгеле, ләкин хезмәт хакын да ике көнгә бер түлибез. Малайларыбызның тазарак дигәне беренче ике көн өчен акчаны алды да, бүтән күренмәде. Икенчесе исә җәй буе безнең белән эшләде, әле көз көне укудан соң да килеп йөрде. Иң кызыгы - көзгә таба безнең янга саллы гына киенгән бер ир килде, җәй буе эшләгән малайның атасы икән. Үзе Себердә эшли. Әзрәк сөйләшеп утыргач, ул безне шаккатырды. «Малайга акчаны мин болай да бирәм анысы, - диде ул. - Тик үзе эшләп алганы тәмлерәк тоелган аңа, киләсе елга да эшлим дип тора. Менә ялга кайткач, сезнең белән ничә сум эшләгәнен белдем дә нәкъ шуның кадәр үзем дә өстәдем. Иртәгә компьютер алабыз».
Шунысы кызык, ул малай бер тапкыр да үзенең акчалы гаиләдән икәнен сиздермәде. Урамнан үткән әби-чәби: «Улым, нигә азапланасың?» - дия башласа, тизрәк алардан картлар йортына чиратка бүген үк басу хәерлерәк булыр кебек...таю» ягын карый иде ул...
Без кечкенә чакта, җәйге каникулга чыккач, колхоз бригадирына барып ялына идек. Ул берәр эш табып бирсә, түбәбез күккә тия иде. Юк, акча кирәктән түгел, «үз» акчаң кирәктән иде ул.
Бүген без, барлы-юклы 15-20 ел эчендә илебездә рухи дөнья җимерелеп, бөтен нәрсәнең акчага бәйлелегеннән зарланабыз. Ләкин җәмгыятьнең күпчелеген әле акчаның кадерсезрәк чагында тәрбияләнгән буын тәшкил итә. Ә теләсә ничек акча эшләргә өйрәнеп үскән, шуны төп максат итеп куйган буын килгәч, ни булыр? Хәер, озак калмады, күрербез, насыйп итсә. Тик картлар йортына чиратка бүген үк басу хәерлерәк булыр кебек... Чөнки бүгеннән акчага яратырга, акчага булышырга, акчага яшәргә өйрәнеп үскән буын безне бушка карар дип кем әйтә ала?..
Комментарийлар