16+

«Кайчан кияүгә чыгасың инде?»

Безнең халык искиткеч кызыксынучан. Һәр нәрсәне төбенә кадәр төшенеп, төпченеп, «чәйнәп каптырмыйча» һич кенә дә тынычлана белми. Өйдә берәр вакыйга булдымы - бу хакта иң элек күршеләр белә.

«Кайчан кияүгә чыгасың инде?»

Безнең халык искиткеч кызыксынучан. Һәр нәрсәне төбенә кадәр төшенеп, төпченеп, «чәйнәп каптырмыйча» һич кенә дә тынычлана белми. Өйдә берәр вакыйга булдымы - бу хакта иң элек күршеләр белә.

Уң як, сул як, каршы яктагы күршеләр белде икән, димәк, хәбәр бөтен авылга тарала. Аннан шәһәргә дә барып җитә, туган-тумача, дус-иш мизгел эчендә хәбәрдар була.
Әйтик, берәр нинди техника яки җиһаз сатып алдыгыз ди. Зур машинада нәрсә алып кайттылар икән болар дип, иң элек күрше капка ярыгыннан гына карый. Аннан юк йомышын бар итеп, хәл-әхвәл белешергә дигән булып, кич утырырга керә. Алган әйберегезнең ничә сум торганын, нинди кибеттән алынган булуын, кем белән алып кайтуыгызны сораша, нинди материалдан эшләнгән, гарантия­се бармы-юкмы, тиз юыламы, әллә инде озак пычранмыймы... Кыс­касы, кибеттәге консультант сезгә нәрсә сөйләгән булса, шуларның барысын да түкми-чәчми күршегә җиткерәсез. Бөтен сорауларына җавап тапкач кына күрше сездән чыгып китәчәк һәм инде өенә кергәндә үк телефоннан икенче күршегә бу мәгъ­лүматны җиткерәчәк. Аның кадәр сорау каян килеп бетә башларына да, бу кадәр кызыксынучанлык кайдан туа?

...Авырлы хатын-кыз баш әйләнү, күңел болганудан һәр­вакытта да интекмәскә дә мөмкин. Әмма якыннарның, дус-иш­ләрнең сораулары саруны кайната инде. «Кайчан табасың балаңны?», «Кемне көтәсез?», «Син һаман тап­мадыңмыни әле?», «Табасыңмы инде, юкмы?» Мең дә бер сорау ява. Йөклелекнең соңгы чорында бу сораулар тагын да ешая. Хатын-кыз өчен болай да авыр вакытта юк-бар сорау белән башын катыралар. Чит кеше булса бер хәл, үзенең якыннары, туганнары, дуслары бит әле! Эх, бу татарларның кирәгеннән артык кызыксынучан булуы...

Әлеге теманы күтәрүем юкка гына түгел. Соңгы ике-өч елда үземнең дә күңелгә бер сорау белән тияләр: «Кайчан кияүгә чыгасың?» Баштарак бу сорау әнине генә борчый иде. Аны аңлап та була инде, һәр ана кебек үк, ул да баласына яхшылык һәм бәхетле булуын тели. Тик тора-бара бу мәсьәлә башкаларны да борчый башлады. Күрше-күлән, өйдә ремонт ясаганны күргәч: «Лилия, әллә кияүгә җыенасыңмы?» - диде. Ремонт бетте, әмма минем «селкенергә» җыенмаганны күргән таныш-белеш, туган-тумача, җае чык­кан саен, миннән яңалык ишетергә теләп, сорау яудыра гына... Мин гаиләле булудан кемгә зыян да кайсысына нинди файда икән: шул сорау үземне дә кызыксындыра, чукынчык!

Кияүгә чыксам, җиһаз, техникасын сатып аласы бар. Аны күршеләр күрми калмас. Гаилә коргач, бала да булыр... Кыскасы, сорауларны әле ишетәсе, аларга кат-кат җавап бирәселәр алда әле...

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading