16+

Казан җиләге тәмлерәкме?

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен!..Кемдер, җәйге хозурлыкны сагынып, авылга кайта, җиләк-җимештән кинәнеп калырга ашыга, кышка җитәрлек запас әзерли, икенче берәүләр өчен җиләк-җимеш чоры акча эшләү өчен менә дигән ысул. Бакчаңда җиләк-җимеш булмаса да, Норлатта совхоз вакытыннан калган ташландык бакчалар бар. Аның карлыганнар үскән бер өлешен эттереп кара җиргә дә...

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен!..Кемдер, җәйге хозурлыкны сагынып, авылга кайта, җиләк-җимештән кинәнеп калырга ашыга, кышка җитәрлек запас әзерли, икенче берәүләр өчен җиләк-җимеш чоры акча эшләү өчен менә дигән ысул. Бакчаңда җиләк-җимеш булмаса да, Норлатта совхоз вакытыннан калган ташландык бакчалар бар. Аның карлыганнар үскән бер өлешен эттереп кара җиргә дә калдырдылар инде. Ә менә исән калган үсентеләр, тәрбия булмаганга да карамый, яши бирә. Быел җиләк-җимеш уңышы сөбханалла гына: җиләге, карлыганы, чиясе дисеңме... Кырда да махсус киенгән апалар, малайлар берәм-берәм җимеш җыя. Черки, эсселек, кычыткан да куркытмый. Үз тырышлыгың белән эшләп тапкан акча да кадерлерәк була. Акча дигәннән, Норлатта чиянең килосын 50-60 сумнан, карлыганны - 80-100, кура җиләген исә 80-120 сумнан сатып алырга була. Авыллар кечерәк булган саен, бәяләр дә очсызрак. Бакырчы авылында, мәсәлән, чияне килосы 30 сумнан гына бирәләр ди. Казанга килгәч, йортыбыз алдында кура җиләге сатып утыручы әбидән сорашам. Бер стакан җиләгенә (ярты кило кердеме икән анда?) 80 сум сорый. Казан җиләге тәмлерәк, күрәсең. Тиздән чия һәм җиләк урынына алмалар сатуга чыгар инде. Ничек тә кышка кайнатмалар, компотлар ясап калырга кирәк. Хәзер әллә ни ис китмәгән җиләкләр кышын сагындырыр әле...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading