16+

Киләчәкне кайгыртыйк!

Милләтебезгә бүген инкыйраз куркынычы яный. Кая карама, караклык, икейөзлелек чәчәк ата, чын милли кыйммәтләрне акча, көч культына корылган капиталистик тәгълимат алыштыра бара. Зыялы, акыллы егет һәм кызларыбыз, югары белем, һөнәри әзерлек алуга, чит илләргә китеп бара һәм шулай итеп туган нигездән генә түгел, рухи тамырларыннан да аерыла. Без исә, бу...

Киләчәкне кайгыртыйк!

Милләтебезгә бүген инкыйраз куркынычы яный. Кая карама, караклык, икейөзлелек чәчәк ата, чын милли кыйммәтләрне акча, көч культына корылган капиталистик тәгълимат алыштыра бара. Зыялы, акыллы егет һәм кызларыбыз, югары белем, һөнәри әзерлек алуга, чит илләргә китеп бара һәм шулай итеп туган нигездән генә түгел, рухи тамырларыннан да аерыла. Без исә, бу...

Милләтебезгә бүген инкыйраз куркынычы яный. Кая карама, караклык, икейөзлелек чәчәк ата, чын милли кыйммәтләрне акча, көч культына корылган капиталистик тәгълимат алыштыра бара. Зыялы, акыллы егет һәм кызларыбыз, югары белем, һөнәри әзерлек алуга, чит илләргә китеп бара һәм шулай итеп туган нигездән генә түгел, рухи тамырларыннан да аерыла. Без исә, бу хәлләрне туктату, яшьләребезгә тиешле шартлар тудыру, аларны милләтебезгә хезмәт иттерү урынына, татарларның АКШта, Германиядә, Австралия һ.б. төбәкләрдә «үз кеше» булып китүен, икътисадта, фәндә, мәдәнияттә уңышка ирешүен зур казаныш итеп кабул итәбез.
Иң аянычы шул: милләтебез соңгы вакытта тышкы йогынтыга - чит милләтләр йогынтысына торган саен күбрәк бирелә бара. Бу очракта мин катнаш никахларны гына түгел, ә яшь буынның, бигрәк тә шәһәр балаларының рус теллегә әйләнә баруын, күркәм гореф-гадәтләребезнең юкка чыгу дәрәҗәсенә җитүен, ата-анага, өлкәннәргә ихтирамның бетүен күздә тотам. Акыллы гына яшь егет һәм кызларыбызның, Ислам диненә тартыласы урынга, төрле дини секталар ятьмәсенә эләгүе һәм эчкечелек, наркомания кебек яман чирләрнең торган саен киңрәк колач җәюе дә бик борчый. Ирексездән: «Кайда сез, татар зыялылары, милләтнең әхлаклылыгы, рухи чисталык сагында торырга тиешле дин әһелләре, язучыларыбыз, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз, галимнәребез?» - дип оран саласы килә!
Дөрес, бүген әдәби китапларга, газета-журналларга кытлык юк анысы. Сирәк булса да, милләтнең бүгенге халәтен йөрәкләре аша уздырып, образлы тасвирлаулар, үткен каләм белән җан авазын халыкка җиткерә алган язучылар да бар. Бу хакта әйткәндә, беренче чиратта Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Миргазиян Юныс, Зөлфәт Хәким, Фирдәвес Зариф, Вахит Имамов, Нәҗибә Сафина кебек танылган каләм әһелләрен күздә тотам.
Милли җанлы язучыларга бер теләк-үтенечем бар: милләтебезнең әлегә чишелмәгән мәсьәләләрен аңларлык телдә балаларга, яшь буынга да җиткерсеннәр иде. Дөрес, балалар өчен андый әсәрләр, хикәя һәм әкиятләр аз булса да язылып тора. Әмма бу эшне максатчан рәвештә алып барасы, хөкүмәт программасы дәрәҗәсенә күтәрәсе иде.
Бүген дәүләтчелек өчен көрәш интеллектуаль дәрәҗәдә барырга тиеш. Авыр, озакка сузылган, әмма ышанычлы юл бу!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading