16+

Кул эшләренә күз нурлары түгелгән

Безнең якларда бәйли белмәгән хатын-кыз юктыр ул. Электән үк авылыбызның уңган киленнәре шәл бәйләп көн күрде, тормышларын алып барды.

Кул эшләренә күз нурлары түгелгән

Безнең якларда бәйли белмәгән хатын-кыз юктыр ул. Электән үк авылыбызның уңган киленнәре шәл бәйләп көн күрде, тормышларын алып барды.

Аларның аулак өйләрдә бер-берсе белән ярыша-ярыша шәл бәйләп кич утыруларын сүз белән генә аңлата торган түгел.

Авылларда бүген дә кул эшләреннән аерылмаучылар шактый. Алар инде шәл түгел, ә башка әйберләр бәйләүгә күчте. Туган якларга кайткан саен, үзем дә авылдашларымның искиткеч матур итеп бәйләгән кул эшләрен күреп сокланып киләм. Сигезенче дистәсен ваклауга карамастан, Разыя апа Садыйкова да кул кушырып утырмый. Ул үзенең күз нурларын түгеп бәйләгән башмаклары белән оныкларын, таныш-белешләрен сөендерә. Аның елына күпме башмак бәйләгәнен санап кына бетерерлек түгел. «Кул эше бит ул җанга тынычлык бирә, юк-бар уйлардан арындыра», - ди биш баласыннан, оныкларыннан кадер-хөрмәт күреп яшәүче Разыя апа.

Күршебез Нурфия апа Мөхәммәдиева бәйләгән әйберләрне дә күргәзмәләргә куярлык. Урындык киезләре дисеңме, җиләнме, чәчәкләрме, башмакмы - бар да бар. 70 яшен түгәрәкләп килүче Нурфия апа бер үк вакытта кроссвордлар чишү белән дә мавыга. Ул укыган газеталардагы сканворд яисә кроссвордларда бер генә буш урын да калмый. Тагын бер яраткан шөгыле - гөлләр үстерү. Җәен бакчада, ел әйләнәсендә өендәге гөлләре шау чәчәктә утыра аның.

Разыя апа белән Нурфия апа икесе дә гомер буе фермада сыер савучы булып эшләделәр. Таң йокыларын калдырып, һәр иртә-кич утызар сыер сауган чакларын еш искә ала алар. Электән үк фермада бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәнгәме, бүген дә серләре килешә аларның. Кич утырып бәйләү бәйләгәндә алар үзләренең гомер йомгакларын да сүтәләр, хатирәләрен яңарталар. Шул шөгыльдән җан тынычлыгы алалар. Аларның бу шөгыльләре Разыя апаның Алабугада яшәүче кызы Диләрә белән Нурфия апаның Чаллыда яшәүче кызы Гөлфиягә дә күчкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading