16+

Кыш буе биатлон белән яшәдем

Без Совет чорында хоккей карый идек. Капкага шайба кертүләре безгә зур шатлык иде, күп еллар безнең егетләр, беренчелекне ычкындырмыйча, җаннары-тәннәре белән тир түгеп уйнадылар. Третьяк, Фирсов, Фетисов... - алар күп иде. Экранны сүндергәндә, аларга дәшеп: «Исән-сау йоклагыз, балакайларым», - ди идем. Союз таркалды, хоккейчылар картайдылар, беренчелек тә җилгә очты, без...

Кыш буе биатлон белән яшәдем

Без Совет чорында хоккей карый идек. Капкага шайба кертүләре безгә зур шатлык иде, күп еллар безнең егетләр, беренчелекне ычкындырмыйча, җаннары-тәннәре белән тир түгеп уйнадылар. Третьяк, Фирсов, Фетисов... - алар күп иде. Экранны сүндергәндә, аларга дәшеп: «Исән-сау йоклагыз, балакайларым», - ди идем. Союз таркалды, хоккейчылар картайдылар, беренчелек тә җилгә очты, без...

Без Совет чорында хоккей карый идек. Капкага шайба кертүләре безгә зур шатлык иде, күп еллар безнең егетләр, беренчелекне ычкындырмыйча, җаннары-тәннәре белән тир түгеп уйнадылар. Третьяк, Фирсов, Фетисов... - алар күп иде. Экранны сүндергәндә, аларга дәшеп: «Исән-сау йоклагыз, балакайларым», - ди идем. Союз таркалды, хоккейчылар картайдылар, беренчелек тә җилгә очты, без дә сүрелдек. Пенсиягә чыгып авылга кайткач, күп еллар инде безгә биатлон җене кагылды. Аның халыкның иң матур, иң яраткан спорт төренә әйләнүендә оста, чиста, төгәл аңлатучы комментатор Дмитрий Губерниев зур роль уйный. Биатлончыларның биографиясен, тормыш-көнкүрешен спортның бөтен нечкәлекләрен безгә җиткерүе үзе бер кино сыман. Бик яратабыз үзен. Кыш җитә башлагач, биатлонны сагынып-көтеп алабыз, спортчыларыбызга зур өметләр баглыйбыз, уңышлар телибез. Тик нигәдер менә ничә еллар алга китеш булмау, төз ата алмаулары, тиз арулары җанны борчый. Быел булмады, Алла боерса, киләсе елда булыр дисәк, узган елгы хәл күзәтелә: атулары, йөрүләре җанатарларны борчуга сала, өметләр акланмый. Алтын-көмешләр чит илгә китә. Өйдә бабаема ишекле-түрле йөреп сөйләнәм: «Норвегия, Франция кызлары-егетләре армый, нигә безнекеләр тиз арыйлар, тамаклары тук, өс-башлары яхшы. Көнчелек, тырышлык, җаваплылык кайда?» - дим. Чын күңелемнән һич ялгансыз язам: күпме йокысыз төннәр, шуларны карап күпме дару эчү... Шулай ут йотып, и Раббым, ярдәмеңнән ташлама!» - дип, Олимпиада карый башладык. Алтын эләксә, кәҗәләремә берәр ипи ашатыр идем, дип нәзер әйттем. Менә безнең урамга да бәйрәм килде. Күп дуслар, туганнар минем бу спортка мөкиббән киткәнне белә, шуңа котлаулар күп булды. Ә менә Паралимпиадада эшләр башкача - күз яшьсез карый алмадык. Барысын да «Герой!» дип әйтергә була. Россиябезнең I урында булуы нинди горурлык. Зур әзерлек, тырышлык белән килгән кызлар, егетләр барысы да молодцы. Чит илнекеме, безнекеме - алар зур ышаныч белән килгәннәр. Күпме авырлыклар күреп, тир түгеп тырыштылар. Исән-имин йөрсеннәр, алдагы елларда да зур үрләр яуласыннар.
Үзебезнең якташ Рушан Миңнегуловны ассызыклап узасы килә. Сөекле Татарстаныбызның данын биек ноктага күтәргән бердәнбер егетебез булды ул!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading