16+

«Макдоналдс елатты»

Казанда тиз хезмәт күрсәтү рестораннары шактый күбәеп китте. Дөнья буйлап киң таралган Макдоналдс та шулар арасында. Казанда аның тугыз ноктасы бар.

«Макдоналдс елатты»

Казанда тиз хезмәт күрсәтү рестораннары шактый күбәеп китте. Дөнья буйлап киң таралган Макдоналдс та шулар арасында. Казанда аның тугыз ноктасы бар.

Һәркөнне йөзәрләгән кешене тукландыручы «ашханә» турында төрле имеш-мимешләр дә йөри: ризыклары зарарлы, эшчеләре ресторанда ашамый, аларга эш хакы түләмиләр икән һ.б. Шул ук вакытта студентларның күпчелеге шунда эшләргә ашкына. Танышым Ильвина да Макдоналдска эшкә керде әле. Ә мин аңа үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.
- Ильвина, Макдоналдска эшкә керү өчен нәрсә кирәк?
- Студент чакта эш табуы бик авыр. Кулыңда дипломың юк, көн саен укырга барырга кирәк, шул ук вакытта, әти-әнидән акча да аласы килми. Шулай аптырап йөрисең-йөрисең дә, Макдоналдс кебек ресторанның ишеген ачып керәсең. Анкета тутырасың да, документларыңның күчермәсен китерәсең. Югары белемме, урта белемме дип карап торучы юк. Беренче әңгәмәне гадәттә директор урынбасары үткәрә. Анкетада лидерлык, кешелек сыйфатларың, характерың турында берничә юл тутырыла һәм килеп чыккан баллар буенча сине эшкә чакыралар. Эшкә керер алдыннан, медицина тикшеренүе үтәргә кирәк. Медицина кенәгәсе булмаса, Макдоналдска ишекләр ябык.
- Ресторанда стандартлар буенча эш итү сораламы?
- Макдоналдсның үз кагыйдәләр кодексы бар. Аңа дини кешеләр Коръәнгә ышанган кебек тугры булырга кирәк. Чисталык, аралаша белү һәм бер-береңә ярдәм итү иң төп кануннардан санала. Шулай ук өч таләпне истә тотарга тиешсең: тиз һәм дөрес эшләргә, сатып алучыларга дустанә мөнәсәбәттә булырга.
- Залда өйрәнчекләр эшлиме?
- Һәр яңа хезмәткәрнең эш көне залдан башлана. Монда берничә тукталыш бар: өстәлләрне җыештыру, идән юу, бәдрәфләрнең чисталыгын карау һәм җыелган чүп-чарны вакытында түгү. Һәр кеше үз эше өчен җавап бирергә һәм аны сыйфатлы итеп башкарырга тиеш. Залда эшләү иң авыры, минемчә. Монда җаваплылык аз, әмма бертуктаусыз берүк нәрсә белән шөгыльләнү тәмам ялыктыра. Әмма ошыймы-ошамыймы, расписаниедә ничек язылса - шулай эшкә чыгасың.
- Дөресен әйт әле: сатып алучыларны алдыйлармы?
- Кешенең табигате шундый: беребез дә ялгышлардан читтә кала алмый. Һәр клиентка 45 секунд эчендә хезмәт күрсәтергә тиешбез. Ашыккан эш хәерле булмый, диләр. Касса сәясәте буенча, без акчаны өч тапкыр санап, башта тиен акчаны, аннан кәгазен тапшырырга тиешбез. Плюс-минус кырык тугыз сумга ялгышырга мөмкин. Әгәр өч мәртәбә илле сумнан артык суммага хата җибәргәнсең икән, сине өч ай дәвамында кассага якын да китермәячәкләр.
- Ресторанда эшләүнең психологик яктан кыенлыгы юкмы?
- Кешеләр, ресторанга килеп, тәрбиясезлекләрен күрсәтеп китәргә ярата: сүгенәләр, мыскыл итәләр, тузга язмаган сүзләр сөйлиләр. Ә син түзеп, елмаеп торырга тиеш. Баштагы мәлдә берәр кеше авыр сүз әйтсә, кайтып елый идем. Ә хәзер кешеләрнең дорфалыгына өйрәндем бугай. Биредә эшләүче студентларга, җинаять юлына басмаган, ялкауланып, әти-әнисе җилкәсендә утырмаган, кимендә сигез сәгать аяк өстендә торган кешеләргә хөрмәт белән карасыннар иде дә бит...
- Хезмәткәрләр үзләре Макдоналдста ашамый, дип ишеттем...
- Сигез сәгать ашамыйча аяк өстендә басып тор әле! Ресторан эшчеләргә продукциясен бушка тәкъдим итә. Теләсәң, көн саен билгеле бер стандарт җыелма алырга була. Тик гел бертөрле тукланып, ризыкның тәме сизелми башлый.
Макдоналдс - бар дөньяга билгеле компания. Аның шундый зур үсеш алуының сере дә стандартларга таянып эшләүдә һәм клиент теләкләрен тулысынча үтәргә тырышудадыр. Белгечләрнең әйтүенчә, фастфуд бик зарарлы. Тик Макдоналдста Яңа елда да, 8 Мартта да, хәтта Гашыйклар көнендә дә кеше күп була. Димәк, гамбургерның организм өчен зарарлы булуы беркемне дә туктатып калмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading