Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе утырышы була дигәч, беркадәр куркыбрак барган идем. Ни дисәң дә, тәнкыйтьчеләр җыела ич, безнең кебек язучыларның чын дошманнары.
Скопировать ссылку
Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе утырышы була дигәч, беркадәр куркыбрак барган идем. Ни дисәң дә, тәнкыйтьчеләр җыела ич, безнең кебек язучыларның чын дошманнары.
Утырышка килеп керү белән, курку юкка чыкты. Тәнкыйтьчеләрнең башлыгы - Рифә Рахман. Бу инде чынлап та бик яхшы белгеч, университетта укыту дәверендә бик күп яшь талантларга юл ачкан шәхес. Сүзен әйтсә - чәпәп әйтә. Ләкин төпкәрәк карасаң, Рифә Рахман да артык әллә кем түгел, почти безнең кебек үк гади бер язучы, яхшы хикәяләре бар, алардан да яхшырак - шигырьләре. Интим лирика дип аталган жанрның нинди булырга тиешлеген безнең аңыбызга ныклап сеңдергән шагыйрь. Әллә ни кот алынырлык тәнкыйтьче түгел инде. Башлыклары шундый булгач, әлеге чарага җыелучыларның да күбесе йә әдәбият галиме, йә гади язучы иде. Һәм мин ни өчендер, «Ә бармы соң ул тәнкыйтьчеләр?» - дип уйлап куйдым. Һәм ни өчендер, «Бар!» - дия алмадым. Әлбәттә, берничә аксакалның исем-атын әйтеп китәргә мөмкин булыр иде. Тик мин эш куәсендәгеләрне эзләдем бугай. Җигелеп эшли алырдайларны.
Комментарийлар