16+

Машинама сәлам биреп, тукталышка ашыгам

- Син эшкә машина белән йөрмисеңмени ул? Ничек инде машинаң була торып, тукталышка җәяү тәпиләргә була? - дигән сорауга җавабым һәрвакыт аклану булып килеп чыга иде. Машина белән авылга кайтам, кибеткә барам, ләкин көн саен эшкә йөрергә кызыкмыйм шул. Мине аңлаучылар бик сирәк. Моның дәлиле шәһәр буйлап километрларга сузылган бөкеләр. Саный китсәң, ул бөкедә утыручылар арасында бер мәшәкатьсез нәкъ минем кебек шәһәр транспортында йөри алучылар да җитәрлек. Әйдәгез, кайберләрен барлап китик.

- Син эшкә машина белән йөрмисеңмени ул? Ничек инде машинаң була торып, тукталышка җәяү тәпиләргә була? - дигән сорауга җавабым һәрвакыт аклану булып килеп чыга иде. Машина белән авылга кайтам, кибеткә барам, ләкин көн саен эшкә йөрергә кызыкмыйм шул. Мине аңлаучылар бик сирәк. Моның дәлиле шәһәр буйлап километрларга сузылган бөкеләр. Саный китсәң, ул бөкедә утыручылар арасында бер мәшәкатьсез нәкъ минем кебек шәһәр транспортында йөри алучылар да җитәрлек. Әйдәгез, кайберләрен барлап китик.

Казанда иң жәлләгән кешеләрем балаларын бакчага яки башлангыч сыйныфка мәктәпкә йөртүче әниләр. Вакытында илтергә, алырга кирәк, эштән теләсә кайсы вакытта китә алмыйлар. Үзең йөгерсәң дә, балаң синең артыңнан җитешәме әле? Кышкы салкыннарда балалар кат-кат кием белән «туп» төсле булалар - нинди йөгерү, көчкә атлый сабыйлар. Бу очракта мөмкинлегең булып машина белән йөри алсаң, бик әйбәт, әлбәттә. Ә инде һәр мәктәп үз автобусы белән балаларны билгеле бер тукталышлардан алып китә торган булса, бу бөтенләй әйбәт булыр иде. Ул вакытта иртәнге якта юлларда ул кадәр этеш-төртеш тә булмас иде шикелле.

Эшмәкәрләр һәм дә эшлекле әфәнделәр, әлбәттә, шәхси транспортсыз булдыра алмыйлар. Эмоцияләрне йөгәнләп тирәнтен уйлап карасак, без барыбыз да аңлыйбыз: җаваплылык күп, бар җиргә җитешергә кирәк. Аларның эш нәтиҗәсе күп очракта турыдан-туры безнең тормышка килеп тоташа.

Ә менә институтта укучы студентларга кирәк микән көн саен машинада җилдертү. Яшь вакытта бер атлап, биш сикереп йөрер чаклары - йөрсеннәр шәһәр транспортында. Юк инде, сез нәрсә, тегенең малае йөри, моның кызы машинада, ничек инде синең йөрәк җимешең генә җәяү йөрсен ди? Бу очракта без машинада йөрергә рөхсәт иткән дәү абзыйлардан башлап, ит сатып студент малаена машина алган авыл агаена хәтле уйланырга урын бар. Эт чаба, эт чаба дип бет чаба. Берсенеке булмаса, икенчесе кызыкмас иде.

Авылларына, шәһәрләренә машиналарында кайтсыннар, ә укырга метро, трамвай, автобус бар - җаның кайсын тели. А ноктасыннан В ноктасына барганда шуларның берсен сайлап алырга була. Соңгы вакытта булган уңайлыкларны тоймаска мөмкин түгел. Бишенче трамвай маршрутын гына алыйк, яңа вагоннар, чиста, җылы, якты, тукталышта озак торасы юк. Метро күпме вакытны янга калдыра. Ә менә автобуска килгәндә, фикерем гел уңай түгел. Кайсыбер маршрутлар кәефне төшерә, кондукторлары да хәтерне калдыра.

Менә бит, Ходайның рәхмәте, акланырга түгел, мактанырга җай чыкты. Әлеге язмам бөтен дөньяда үткәрелә торган «Автомобильсез көн» акциясе уңаеннан.

Иртән эшкә килгәндә бу турыда ишетүчеләр дә, аңа иярүчеләр дә башлыча оештыручылар үзләре генә булгандыр дигән фикер туды. Көньяк трассадагы бөкенең озынлыгы көндәгечә, акция уңаеннан һич кенә дә кимемәгән. Юкка... Урамда шундый рәхәт! Яфрак исе, җир исе! Аз гына җәяү барганда да ни чаклы кеше күрәсең, фикерләр ишетәсең, нәтиҗәләр ясыйсың, уйланасың... Кичен эштән кайтканда көн буе җыелган борчу-мәшәкатьләрне юл буендагы агачларга элеп кайтып китәсең...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading