16+

«Мәдәният елыннан могҗиза көтмибез»

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Бирегә кайбер театрларның җитәкчеләре җыелды. Алар журналистларны үзләренең быелгы планнары белән таныштырды.

«Мәдәният елыннан могҗиза көтмибез»

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Бирегә кайбер театрларның җитәкчеләре җыелды. Алар журналистларны үзләренең быелгы планнары белән таныштырды.

Камал театрының «Җәйнең бер көнендә» дигән спектакле Мәскәүдә «Алтын битлек» фестиваленә тәкъдим ителгән иде. Анда әлеге әсәрне 15 апрельдә күрсәтәчәкләр. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев: «Быел Казан шәһәре төрки дөньясының башкаласы итеп игълан ителү безнең өчен кызык. Әлеге программа кысаларында без Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм О.Памукның «Минем исемем Кызыл» дигән спектакльләрен әзерлибез», - дип билгеләп үтте. Коллектив шулай ук Санкт-Петербургта, Оренбургта, Венгриядә үтәчәк театр фестивальләрендә катнашачак. Фәрит Рәфкать улы, Театр әһелләре берлеге рәисе буларак, быел беренче тапкыр М.Сәлимҗанов исемендәге бүләк тапшырылачагын да әйтеп узды.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры быел җиде спектакль чыгарырга ниятли. Март аеннан анда мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керүчеләр өчен курслар оештырыла. Бу турыда театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов җиткерде.
Әлмәтлеләр Бурятия, Төркия һәм Германиягә фестивальләргә барырга җыена. Директор Фәридә Исмәгыйлева бүгенге көндә кую өчен драма әсәрләре, сәхнәгә яктырту җиһазлары булмавы турында борчылып сөйләде.
М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрына февраль аенда «Алтын Урда» балетын карарга Франция телерадиокомпаниясе вәкилләре киләчәк. Алар шуннан 180 илгә турыдан-туры трансляция ясарга җыеналар.
Качаловлылар исә үзләрендәге төзекләндерүне быелгы сезон ахырына төгәлләнер дип өметләнәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading