16+

Мәскәү белән чагыштыра башласаң...

Без «Казан - өченче башкала» дип шапырынырга яратабыз. Шәһәребезнең күп кенә җитешсезлекләрен дә аның «мегаполис» булуына сылтап калдырырга тырышучылар байтак. Ләкин бу алай ук түгел икән...

Мәскәү белән чагыштыра башласаң...

Без «Казан - өченче башкала» дип шапырынырга яратабыз. Шәһәребезнең күп кенә җитешсезлекләрен дә аның «мегаполис» булуына сылтап калдырырга тырышучылар байтак. Ләкин бу алай ук түгел икән...

Кичә генә Мәскәү каласыннан кайттым әле. Ни кызганыч, әлеге сәфәрдән соң, ирексездән, башкалабыз, кайбер җитәкчеләребез һәм халкыбыз өчен гарьләнеп, уңайсызланып куясың. Читкә чыгып чагыштыргач, үзебезнең ни дәрәҗәдә җимереклекләр һәм чүп-чар эчендә, баткаклыкта, таш арасында яшәвебез, милләт һәм кеше буларак түбән тәгәрәвебез аермачык күренә башлый. «Шул да булдымы Универсиада каршы алырга җыенучы шәһәр, тәрбияле халык, булдыклы җитәкчеләр», дип ачуланасы килә!
Инде ничәнче ел рус иленең башкаласы Мәскәүдә, Яр буендагы Коломинский паркында татарларыбыз гөрләтеп Сабан туйлары үткәрә. Үзләрен «бәйрәм итәргә», ягъни эчәргә яратучы халык дип таныткан руслар да, башка милләт вәкилләре дә милли бәйрәмебезгә килеп, рәхәтләнеп ял итә. Ә иң күңелгә хуш килгәне - алар әлеге бәйрәмдә исерткеч эчемлекләр кулланмый. Дөресрәге, бу көнне Сабан туе ярминкәсенә хәмер гомумән сатуга чыгарылмый. Кызганыч, Казанлылар моңа ирешергә һаман да батырчылык итми әле. Башка халыклар алдында булган толерантлык комачаулый, күрәсең...
Егетләр белән Мәскәү елгасы буйлап теплоходта сәяхәт иттек: елганың ике як яры буйлап тезелешкән чиркәүләр ямь-яшел, мәһабәт агачлар эчендә кукыраешып утыра. Әйтерсең лә әкиятләрдәге карурманны бирегә күчереп куйганнар. Су эченә ялгыш чүп әсәре төшә калса, теплоходлар артыннан соскычлы махсус «көймә» йөзеп йөри. Эх, шуны Кабан күленә җибәрергә!
Юк, елга буенда гына түгел, шәһәр эчендә дә Мәскәүнең бар дөньясы парк һәм скверлар белән тулган. Һәм әлеге паркларда бер генә чүп әсәре дә күрмәссең. Газоннар һәркайда тигез итеп кыркылган, тәртип. Сабан туе мәйданында да чат саен беләгенә дружинник дигән язу бәйләгән егет-кызлар чирәмгә төшкән һәр бөртек чүпне күтәрә бардылар. Хәер, Мәскәү кешеләре бездәге сыман урамны һәм урманны чүпләми дә әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading