16+

Ничә барсаң да – эшләмиләр

Чистай урамындагы 4 нче йортта урнашкан исәп-хисап үзәгенең эш режимыннан зарланмаган кеше юк. Атнага 3 көн эшләми, иртән барсаң, сәгать 10нан гына эшли башлаган көнгә туры киләсең. Кич юл тотсаң, төшкә кадәр генә эшләгән көн була. Төшке аш вакытында йөгереп кенә барып килим дисәң - аларда да төшке аш. Эш...

Чистай урамындагы 4 нче йортта урнашкан исәп-хисап үзәгенең эш режимыннан зарланмаган кеше юк. Атнага 3 көн эшләми, иртән барсаң, сәгать 10нан гына эшли башлаган көнгә туры киләсең. Кич юл тотсаң, төшкә кадәр генә эшләгән көн була. Төшке аш вакытында йөгереп кенә барып килим дисәң - аларда да төшке аш.
Эш режимын истә калдыра торган түгел, уч төбенә язып йөреп булмый бит инде аны. Айга 3-4 көн эчендә генә счетчикларның нәтиҗәләрен тапшыра аласың. Бер атна да итмәгәннәр, ичмаса. Телефоннан шалтыратсаң, йә алмыйлар, йә сөйләшкән вакытлары. Кешене мыскыл итеп азапламасалар, ТКХ буламы соң ул.
Счетчик мәгълүматларын язган кәгазьләрне кая гына кыстырмыйлар - ишекнең өстенә дә, астына да куябыз. Югыйсә, тартма да куярга була бит инде. Аны йә җил очырта, йә бала-чага алып ташлый. Аннары, китермәгәнсез, дип, норматив буенча язып җибәрәләр. Счет-фактураларны төзәттерү, кычкырыш-талаш китә шуннан. Ай саен шул хәл. Бүлмә тутырып кеше җыеп, талашып, үзләренең хакимлекләрен күрсәтеп эшләү күңелледер инде аларга. Гаиләдән бер буш кеше шул ТКХ кәгазьләре белән йөрергә кирәк. Пенсионерлар автоматларда гына түли алмый бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading