16+

Равил Сабыр: «Булмый инде булмагач...»

Бәхетеңне мүкләк сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләрме әле ул? Юк, алай язмышыма үлә-бетеп зарланасым килми, кем әйткәндәй, булганына шөкер, тик шулай да әгәр чит илгә бару турында сүз чыкса, мин алдан ук белеп торам - барып чыкмаячак бу эш. Чөнки әлеге мәсьәләдә шактый гына ачы тәҗрибәм...

Равил Сабыр: «Булмый инде булмагач...»

Бәхетеңне мүкләк сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләрме әле ул? Юк, алай язмышыма үлә-бетеп зарланасым килми, кем әйткәндәй, булганына шөкер, тик шулай да әгәр чит илгә бару турында сүз чыкса, мин алдан ук белеп торам - барып чыкмаячак бу эш. Чөнки әлеге мәсьәләдә шактый гына ачы тәҗрибәм...


«Равил чит илдән кайтып та кермәс инде!» - дигәннәр иде безнең класс кызлары мәктәпне тәмамлаганда. Алар минем Казан университетының журфагына укырга керергә җыенганымны беләләр иде һәм, күрәсең, журналистларны бертуктаусыз чит илгә командировкага йөрүче кешеләр дип күзалдына китергәннәрдер инде. Һәм чыннан да беренче мөмкинлек университетта укуның икенче аенда ук килеп туды. Дөрес, ул потенциаль сәяхәт журналист эше белән дә, хәтта журфакта уку белән дә берничек тә бәйле түгел иде. Хәзер аңлатыбрак язам...

I курста өч-дүрт көн укыдык микән, юк микән, бәрәңге җыярга җибәрделәр безне. Арча районының Сөрде дигән авылы иде ул, анда юл дигән нәрсәнең «ю» хәрефе дә юк иде. Аңлатып үтим, 1990 елда булган хәлләрне искә төшереп язуым бит. Тик хәзер дә әллә ни зур үзгәреш күзәтелми икән, чөнки Ютубка шушы авыл кешеләре төшергән 12 минутлык мәзәк мини-фильм (https://www.youtube.com/watch?v=km2DYK3r4bQ) урнаштырганнар. Аптырагач, җитәкчеләрнең бу проблемага игътибарын авыл халкы шул рәвешле җәлеп итәргә булган.

28 көн эшләдек без ул Сөрдедә, шул арада берәр көн яңгыр яумый калды микән? 28 көн буена, муеннан сазга бата-чума, бәрәңге чүпләдек. Кич белән басудан кайтып керәбез дә, башта мунчага барып, киемнәребезне юып киптерергә эләбез, аннары үзебез юынабыз. Ашарга көн саен үзебез басудан алып кайткан бәрәңге, шуны ашказанына «ыргытабыз» да, матур киемнәр киеп, чыгып чабабыз клубка, кызлар янына. Кайсы көнне бердә кайтасың, кайсы көнне өчтә. Ә иртән тору көн саен сәгать алтыда, будильник урынына радиодан СССР гимны яңгырый.
Өстәвенә колхоз рәисе бик явыз бер абый иде, мактаганын хәтерләмим, эшләмисез дип сүгәргә ярата иде. Без - I һәм II курс студентлары - барыбыз да диярлек авыл балалары, ул сүккән саен, һаман да ныграк тырышып эшли идек. Киткәндә: «Сезнең кебек җир җимертеп эшләгән студентларны күргән юк иде әле», - диделәр.

Бүгенгедәй хәтерлим, көндезге өчләр тирәсендә Казанга кайтып җиттек. Мин чыбык очы хәтле генә туган бер әбекәйнең фатирында бүлмә алып тора идем. Кайтып кердем дә, идәнгә матрас җәеп, йокларга яттым. Шулкадәр нык арылган иде, чишенергә дә хәл калмады. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, тик икенче көнне сәгать берләр тирәсендә генә уяндым мин. 22 сәгать йоклаганмын! Селкенеп тә карамаганмын хәтта - нинди позада йоклап китсәм, шулай уяндым. Чын-чынлап аруың җитсә, алай да була икән...
Берничә көннән Казан университетына колхоз рәисеннән рәхмәт хаты килеп төшкән. Шуны укыгач, студентлар профкомы безне фидакарь хезмәтебез өчен бүләкләргә уйлаган. «Бушка экскурсиягә җибәрәбез Таллинга, җыеныгыз», - диделәр безгә. И шатланганнарыбыз!

Әйткәнемчә, 1990 ел бу, СССР таркалып бетмәсә дә, Балтыйк буе республикалары бәйсезлек игълан иткән иде инде, шуңа күрә Эстония - безнең өчен чып-чын чит ил иде.

Билгеләнгән көнне әйтелгән вакытка, дулкынлана-дулкынлана чемоданнарны өстерәп, университетның төп бинасы каршындагы Ленин һәйкәле янына (сковородкага) җыелдык, ләкин шуннан ерак китеп булмады. «Кире кайтырга Таллин аэропортында очкычка салырга ягулык юк, шуңа күрә бу юлы бара алмыйбыз. Тик сез бер дә борчылмагыз, киләсе атнада без сезне Вильнюска алып барабыз», - диделәр. Кәефләр кырылды инде, әлбәттә, Литвада да ягулык булмаса, дип мыгырданышып алдык, әмма күңелдә өмет бар иде әле. Ул өметкә акланырга гына язмады, бер атна узгач, Ригага барырга теләүчеләр исемлеген төзи башладылар. Мин язылып та тормадым, булмый инде ул бер булмагач...

Бу хәлләрдән соң шактый гомер узды. Хәтерем ялгышмаса, 2011 елда бугай, бер федераль компания бушка Сербиягә барып кайтырга тәкъдим итте. Мәшһүр режиссер Эмир Кустурица төзегән Мечавник дигән этнографик авылга барасың, шунда өчме-дүртме көн ял итәсең, теге компания чыгарган яңа автомобильгә тест-драйв уздырасың да кайткач шул турыда газетага мәкалә язасың.

Документларның күчермәләрен соратып алдылар - паспорт, ИНН, страховка, тегесен-монысын. Берзаман чираттагы мәртәбә шылтыратып сорыйлар бу компания хезмәткәрләре: «Сезнең чит илгә чыгу паспорты нинди датага кадәр бирелгән?» Ачып карасам, паспортның гамәлдә булу вакыты без Сербиядән кайткач өч көннән бетә. Ә бу илдәге кагыйдәләр буенча ул өч көн генә җитми, кимендә өч ай булырга тиеш икән. Шундый алып барасылары килгән иде инде мине Мечавникка теге компания хезмәткәрләренең! Шылтыратмаган урыннары, сөйләшмәгән кешеләре калмады, тик юк, булмый инде булмагач! Минем урынга Сербиягә башка журналист очты...
Шул ук елны бугай, Чаллы татар драма театры Төркиянең Конья шәһәрендә узачак «Мең сулыш һәм бер тавыш» халыкара театраль фестиваленә чакыру алган иде. Сайлап алу комиссиясе минем пьеса буенча куелган «Хәят» спектаклендә тукталган. Театрның директоры Рашат әфәнде Фәйзерахманов: «Делегациягә сине дә әбәзәтелни кертәбез», - диде һәм газетада хәбәр бирүемне сорады.

- Рашат Фәесханович, безнең якта: «Булмаган бия, тумаган колын, атланма, улым, билен сындырырсың», - дигән сүз бар. Әллә газетага бирергә ашыкмыйкмы? Бер ай бар бит әле фестиваль башланганчы, ниләр генә булмас дөньяда? - дидем мин, үземнең ачы тәҗрибәмне истә тотып.
- Ни сөйлисең син, Равил?! Әллә ничә татар, башкорт театры барып кайтты бит инде ул фестивальгә! Нишләп безгә килеп терәлгәч кенә нидер булырга тиеш әле ул?! Ю-у-у-к, әбәзәтелни барабыз! - дип кырт кисте Рашат әфәнде.

Гөнаһ шомлыгы, нәкъ шул вакытта фестивальне оештыручы ТЮРКСОЙ оешмасында ниндидер проблемалар килеп чыкты, акчалары җитми идеме соң инде шунда, кыскасы, тагын бушлай чит илгә барып кайту тәтемәде миңа.
Рашат әфәнденең тагын бер фестивальгә алып барасы килгән иде мине. Анысы 2014 елда, Төрекмәнстанга, Ашхабад шәһәренә, «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II халыкара фестивальгә. Мин редакторымнан командировка сорап карадым - риза булмады. Аннары үз хисабыма ял сорадым - бирмәде.
- Фестивальдән репортаж, бүгенге Төрекмәнстан турында очерк, бер-ике кызыклы әңгәмәдәш белән интервьюлар яздырып алып кайтырмын. Барып кайтыйм инде, кызык ич! - дим.

- Мин Төрекмәнстанда ике ел хезмәт иттем. Анда эссе һәм еланнар бик күп. Бер кызык та юк анда, - дип кырт кисте нәчәлствы.
Дәүләт хисабына чит илгә минем урынга тагын башка кеше китте.
Тагын берсендә Алматыда бөгелмәлеләр уздырган Сабан туена барырга чакырганнар иде. Нигә бара алмый калганымны җан үртәп язып торасым да килми. Әйтәм бит, булмый инде булмагач...
Теге сәвит вакытында булган бит әле «неблагонадежный», «невыездной» дигән кешеләр, андыйларны чит илгә чыгармаганнар? Менә мин дә шундыйрак кеше булып чыгам инде. Ярамый миңа чит илгә барырга. Бушка ярамый. Ә үз акчаңа булса - пажалысты!

Барып кайттым мин алай да Төркиягә! Анысы да артык акча булудан түгел, киресенчә, акча юклыктан килеп чыкты. 2008 ел финанс кризисы китереп бәргәч, ул чакта эшләгән редакциядә башта бер атнага хезмәт хакын тоткарлый башладылар, аннары - ике атнага, бер айга, ике, өч... Аптырагач, кердем нәчәлствы янына. «Болай булмый, - мин әйтәм, - әйдәгез, берәр нәрсә уйлыйк, хәл итик». Иттек. Ике бәясенә диярлек Төркиянең Аланья шәһәренә ике кешегә бер атналык юллама бирделәр хезмәт хакы исәбенә. Шулай итеп хатыным белән Төркияне күреп, Урта диңгездә коенып кайттык.
Менә шулай: кемнеңдер бәхете - ялдан, кемнекедер - эштән. Кайсы бәхетлерәк сезнеңчә?

Рәсемдә: Равил Сабыр 2009 елда беренче тапкыр Төркиягә баргач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading