16+

Рәхмәт сиңа, Универсиада!

Бездән дә әшәке кеше юк инде, мин сиңа әйтим. Берәр нәрсә кыек ятса, безнекечә булмаса, тәнкыйть дигәннәре телебездән өзелеп тормый. Универсиада алдын хәтерлисезме - анда моңарчы сүгенә белмәүчеләр дә сүгенергә өйрәнде шикелле. Каядыр барырга чыксаң, барып җитә алмыйсың, өеңә кайтырга чыгып, өчәр-бишәр сәгать юл тоткарлыгында утырасың. Болай да шәһәр ыгы-зыгысында...

Рәхмәт сиңа, Универсиада!

Бездән дә әшәке кеше юк инде, мин сиңа әйтим. Берәр нәрсә кыек ятса, безнекечә булмаса, тәнкыйть дигәннәре телебездән өзелеп тормый. Универсиада алдын хәтерлисезме - анда моңарчы сүгенә белмәүчеләр дә сүгенергә өйрәнде шикелле. Каядыр барырга чыксаң, барып җитә алмыйсың, өеңә кайтырга чыгып, өчәр-бишәр сәгать юл тоткарлыгында утырасың. Болай да шәһәр ыгы-зыгысында...

Бездән дә әшәке кеше юк инде, мин сиңа әйтим. Берәр нәрсә кыек ятса, безнекечә булмаса, тәнкыйть дигәннәре телебездән өзелеп тормый. Универсиада алдын хәтерлисезме - анда моңарчы сүгенә белмәүчеләр дә сүгенергә өйрәнде шикелле. Каядыр барырга чыксаң, барып җитә алмыйсың, өеңә кайтырга чыгып, өчәр-бишәр сәгать юл тоткарлыгында утырасың. Болай да шәһәр ыгы-зыгысында шактый таушалган нерв күзәнәкләре ул чорда икеләтә басым астында эшләде кебек. Түздек, чыдадык анысы - бөтен нәчәлствоны эт итеп сүгәргә онытмасак та, Казанга бөтен дөньяга танылу мөмкинлеге биргән Универсиада алды мәхшәрен исән-имин үткәреп җибәрә алдык.
Чир китә, гадәт китми, диләрме әле?! Универсиада алды шаукымы баштан чыгып бетми, күрәсең - машина йөртүче кеше буларак, мине дә барасы җиремә сәгать-сәгать ярым алдан чыгып китү гадәте ташлый алмый. Каударлана-каударлана чыгып чапкан буласың, элек сәгать-сәгать ярым уза торган аралыкны унбиш минутта барып җитәсең дә көтеп утырырга туры килә. Хөкүмәтне сүгеп булмый - эт кушканмы миңа вакытыннан алда өйдән чыгып китәргә...
Шөкер итәргә кирәк дигәннән чыгып сүз йөртүем инде. Бүген нинди шәһәрдә яшибез бит, җәмәгать, Аллага шөкер! Юлларыбыз ялт итеп тора, җәяүлеләр кичүе адым саен, тәртип тә, акрынлап булса да, канга сеңеп бара. Булганының кадерен белеп, сөенеп яшәрлегебез юкмы әллә? Кемгә тагын тәти әле мондый Европа югарылыгындагы шәһәрдә яшәү?! Мәскәүлеләр кичә шәһәрчек дип кенә атаган Казанны бүген дөньяның кайсы кыйтгасында гына белмиләр икән? Теге җелеккә үтеп калган Универсиада әзерлеге авырлыкларының да әҗерен күрер көннәребез килде бит, әй...
Мин шулай дим үзе. Рәхәтлекне, матурлыкны, уңайлы шартларны күрә һәм сөенә белергә дә кирәк бит. Начарлыкны эт итеп сүгә белгән кебек, рәхәтлеккә дә рәхмәтле булу ляземдер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading