16+

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Тукай шигырьләрен вәгазьләрендә куллана

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфти урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы: - Хәзерге вакытта Габдулла Тукай китапларын укыйм. Аның шигырь юлларын мин үземнең вәгазьләремдә кулланырга яратам. Аларда әхлак-әдәп мәсьәләләре күтәрелә. Тукай гарәп телен дә, фарсыны да яхшы белгән. Фәннәр академиясенең социология бүлегендә аспирантурада белем алам. Кандидатлык диссертациясе язарга әзерләнәм, шул уңайдан «Социология...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфти урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы:

- Хәзерге вакытта Габдулла Тукай китапларын укыйм. Аның шигырь юлларын мин үземнең вәгазьләремдә кулланырга яратам. Аларда әхлак-әдәп мәсьәләләре күтәрелә. Тукай гарәп телен дә, фарсыны да яхшы белгән.

Фәннәр академиясенең социология бүлегендә аспирантурада белем алам. Кандидатлык диссертациясе язарга әзерләнәм, шул уңайдан «Социология семьи» китабын укыйм.

Мәчеттә бөтен җәмәгать белән Мөхәммәд Гашыйкның «Ислам шәригате» китабын укыйбыз. Сорау-җавап формасында төзелгән әлеге китаптан үзебезне кызыксындырган күп сорауларга җавап табабыз.

Иң яраткан китабым исә, аны өстәл китабым дияргә дә була, Ибн Кәсирнең Коръән тәфсире. Әлеге тәфсир гарәп телендә язылган һәм ул иң камил тәфсир санала.

Туфан Миңнуллинның әсәрләрен бик яратам. Китапларын укыйсым килә, әмма вакыт таба алмыйм, шуңа да әлегә театрга барып, спектакльләрен генә карыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading