16+

Сабыйларга багышланган гомер

Күптән түгел Түбән Каманың 39 нчы балалар бакчасында педагог-язучы, җиде китап авторы Нурзия Мирхазованың «Сабыйларга багышланган гомер» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды.

Күптән түгел Түбән Каманың 39 нчы балалар бакчасында педагог-язучы, җиде китап авторы Нурзия Мирхазованың «Сабыйларга багышланган гомер» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды.

Югары категорияле өлкән тәрбияче-методист Нурзия Рәшит кызының башкарган вазифалары гаять күптөрле: тәрбияче, методик берләшмә җитәкчесе, каләм тибрәтүче... Әмма аларда бер уртаклык бар - барысы да сабыйлар тәрбияләүдә күп көч таләп итүче хезмәтләр.
Нурзия ханымның язмалары «Фән һәм мәктәп», «Татарстан укытучысы» һәм «Мәгариф» журналлары битләрендә әледән-әле күренгәләп тора. «Гаилә татулыгы белән көчле» дип аталган язмасы өчен «Елның иң яхшы мәкалә авторы» дигән диплом алуы хезмәтенең сыйфатлы булуын раслый. Яшь буынга милли тәрбия бирүдә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм 45 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан «Мәгариф» журналының Мактау грамотасына да лаек булды ул.
Иҗат кичәсенең күп өлеше авторның яңарак кына дөнья күргән «Бүләк» дип аталган китабына багышланды. Җыентыкны тәрбия һәм белем бирүдә сынап карарга өлгергән 64 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Халидә Галләм кызы Әхмәтова һәм 27 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лиза Мирза кызы Әхмәтшина үз чыгышларында Нурзия ханымның дөрестән дә педагог-язучы булуына инандырган берсеннән-берсе мөһимрәк мисаллар китерделәр. Сабыйларның яшь үзенчәлекләрен, психологияләрен исәпкә алып иҗат ителгән әсәрләр балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләргә дә зур ярдәмлек булып тора. «Бүләк» Нурзия ханымның үзенә дә истәлекле бүләк китерде: 2013 елның 15 гыйнварында ул Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булды.
Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың сөйләгән һәр сүзе, биргән киңәше, язган әсәрләре, тормыш үрнәге - барысы да аның йөзен билгеләүче сыйфатлар. Язучы Мансур Шамбазов әйтмешли, «аннан барыбызга да җылылык бөркелә».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading