16+

«Сугыш башланганда миңа 4 яшь иде»

Сугыш башланган елда миңа 4 яшь иде. Ул көнне әтием Кәрим­җан Әшрәпҗан улы мине ишегалдына алып чыкты да, кулларын күтәреп, баскан урынында катып калгандай булды.

«Сугыш башланганда миңа 4 яшь иде»

Сугыш башланган елда миңа 4 яшь иде. Ул көнне әтием Кәрим­җан Әшрәпҗан улы мине ишегалдына алып чыкты да, кулларын күтәреп, баскан урынында катып калгандай булды.

«Сугыш башланган бит!» - дип сулкылдый башлады. Мин, гаҗәпләнеп, берни дә аңламый басып торганнан соң, аннан: «Бездән ерактамы соң ул сугыш?» - дип сорап куйганымны үзем дә сизми калганмын.

- Безнең авылдан еракта! - дип җавап биргән иде әти, беркадәр дәшми-тынмый гына уйланып торгач.
- Ярый әле, сугыш бездән еракта икән бит, - дип, эчемнән сабыйларча шатлануымны бүгенгедәй хәтерлим... Бу коточкыч хәбәрнең бөтен илгә таралуын мин әле белеп тә бетерми идем шул.

Сугыш башланганда, әтигә 51 яшь булган. Ул - беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, туган авылына яраланып кайткан кеше. Тиешле белеме, әзерлеге булганлыктан, авылның башлангыч мәктәбе директоры hәм соңгы сулышына кадәр шул ук мәктәптә укытучы булып эшләде. 50 елдан артык гомерен кешеләргә аң-белем бирү кебек изге эшкә багышлады.

Еллар узу белән, мин авылдан Казанга килеп, яңа гына ачылган техник училищены тәмамлаганнан соң, хезмәт юлымны 22нче заводта (хәзерге Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсе) гади слесарь булып башлап җибәрдем. Хезмәттәшләрем арасында шушы заводта дәhшәтле сугыш алды, сугыш hәм сугыштан соңгы елларда да намус белән, чын фидакярләрчә эшләгән гап-­гади эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр бихисап иде.

Гитлер Германиясенең илебезгә бәреп керүе турындагы хәбәр ишетелгәч тә, 23 июнь - дүшәмбе көнне, иртәнге 7 сәгать 30 минутта ук зур митинг үткәрелә. Анда, мәсәлән, слесарь Власов, ялкынлы чыгыш ясап, авиатөзүчеләр исеменнән: «Бүгеннән без дә үзебезне эш урыннарыбыз­да Кызыл Армия сугышчылары итеп белдерәбез», - ди. Берничә көн эчендә гадәти эш ритмы тулысынча хәрби режимга күчерелә. Цехларда сугыш кырларындагы хезмәттәшләрен алыштырып, берничә станокта эшләүчеләр көннән-көн арта. Күпләре норма-заданиеләрнең үтәлешен 200-300 процентка җиткерәләр, чираттагы ял, рационализаторлык эше hәм уйлап табу өчен тиешле булган акчаларын, дәүләт займы облигацияләрен һәм башкаларны сугыш кирәк-яракларын булдыруга файдаланалар, хәтта хуҗабикәләр арасыннан да 300-1000 сум күләмендә акча җыеп, заводка китереп тапшыручылар була. Слесарьлар, токарьлар, фрезерчылар, тимерчеләр, клепкалаучыларның күбесе ике-өч, дүрт-биш кеше өчен эшли башлый.

Завод ­кешеләрендәге бердәм патриотик рух, немец-­фа­шистларны тизрәк тар-мар итүгә ирешү максаты болар белән генә дә чикләнми, әлбәттә. Сентябрь аенда заводта эшләүчеләр үзләреннән җылы киемнәр - бү­рек­ләр, туннар, бияләйләр, йон оекбашлар, киез итекләр hәм башка күптөрле әйберләр җыеп, аларны фронтка җибәрәләр. Бер ай эчендә заводның махсус пунктына 350гә якын ярымтун, 426 телогрейка, 60ка якын җылы одеял hәм шулай ук 6330 данә төрледән-төрле җылы әйберләр җыеп алына hәм сугышчыларга озатыла. Октябрь аенда нибарысы ике сәгать эчендә заводның махсус пункт­ына 60тан артык җылы киемнәр тапшырыла. Киез итекләрнең берсенә ябыштырып куелган кечкенә генә бер кәгазьдә, мәсәлән, мондый сүзләр язылган була: «Газиз балакаем! Безнең гап-гади бу бүләгебезне кабул итеп ал. Минем улым - очучы. Ул да фронтта. Исегездән чыгармагыз, без hәрвакытта да сезнең белән. Фашист кабахәтләрен бөтен көчегезгә кыйнагыз. Иваншина Анна Николаевна».

Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына үзләре теләп китүчеләр дә аз булмый. Владимир Павченков - шундыйларның берсе. Владимир заводның конструкторлык бүлегендә эшләгән. Мәскәү янындагы аяусыз сугышларда катнаша, батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, 1944 елда каты яралана hәм, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, яңадан сафка баса. Польша җирләрен, Шадни авылын фашистлардан азат итүдә катнаша, уннан артык немец сугышчысын юк итә, ут яудырып торган немец пулеметын кулга төшерә. Сугышчан батырлыклары өчен ул Кызыл Байрак ­ордены белән бүләкләнә һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Югарыда авиация заводы хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәре белән бәйле патриотик чараларның кайберләрен генә искә алдык. Ә бит фашистларның котын алган Пе-2 hәм Пе-8 кебек сугышчан хәрби самолетларны тизрәк hәм күбрәк эшләп чыгару оборона заводының илебез җитәкчеләренең күз уңында тотылган иң мөhим hәм җаваплы бурычларыннан санала.

«...Мәскәү куркыныч астында». Бу шомлы хәбәр андагы авиация заводын да читләтеп узмый. Хөкүмәтебез 1941 елның 2 октябрендә Мәскәү авиация заводындагы станоклар җиhазларының яртысын Казанга күчерү турында карар кабул итә. Ә инде ун көннән соң Мәскәү авиация заводын тулысынча Казанга эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Моның өчен 3000 вагон (көн саен шәhәребезгә сигез-ун эшелон җибәрелеп тора) кирәк була. Ике завод бергә кушылгач, фашист илбасарларын җиңеп чыгуга булган омтылыш тагын да арта.

Әйе, барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен эшләнде шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading