16+

Сыер түгел лә без

Соңгы арада Россиядән бурычларны кайтарып бирүне таләп итү аерым бер модага әверелеп бара кебек. Кайбер очракта бөтенләй тузга язылмаган сәбәпләр уйлап чыгаралар. Кемгәдер куштанланып Россияне чеметкәләп тору бәрабәренә үзеңнең абруеңны күтәрергә маташумы бу, әллә санкцияләр белән «атыш-атыш» уйнаганда бай күрше исәбенә бераз гына булса да тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен рәтләргә тырышумы?

Соңгы арада Россиядән бурычларны кайтарып бирүне таләп итү аерым бер модага әверелеп бара кебек. Кайбер очракта бөтенләй тузга язылмаган сәбәпләр уйлап чыгаралар. Кемгәдер куштанланып Россияне чеметкәләп тору бәрабәренә үзеңнең абруеңны күтәрергә маташумы бу, әллә санкцияләр белән «атыш-атыш» уйнаганда бай күрше исәбенә бераз гына булса да тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен рәтләргә тырышумы?

Чаңгыларын Европа союзы тарафына борып куйган Молдова СССР составында булган чорда күргән зыянын 28 миллиард доллар дип исәпләп чыгарган. Исәпләп чыгаруын чыгарганнар, тик менә нинди зыян күрүләре турында әйтмәгәннәр. Аңа хәтле Литва белән Латвия дә Россиядән якынча шуның кадәр үк акча таләп иткән иде. Янәсе, совет чорында төзелгән «хрущевка»ларда үтәли җил өрә, аларны җылыту өчен күп чыгымнар тотыла, шул чорда Балтыйк буенда төзелгән хәрби заводлар бүгенге көндә сафтан чыккан, аларның бернигә дә кирәге юк. Шуның ише бурычларны таләп итүче «мөһим» комиссияләр ул чагында бик озак яшәмәде, акчалары бетте булса кирәк.

Тарихтан мәгълүм - Балтыйк буенда тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе алар атаган «оккупация» чорындагы төсле беркайчан да югары булмаган. Ул вакытта Литва, ГДР һәм Чехословакия белән беррәттән, социалистик Европада иң алга киткән республика булып санала.

Элеккеге союздаш республикаларны аңлап та була, гомер бакый Үзәктән иң майлы калҗалар Балтыйк буена китеп торганлыктан, аларга бүген башкаларга караганда да кыенрак. Шулай булмыйни, бер Латвиягә генә 1949-1985 елларда һәр ел саен 1,3 миллиард доллар күләмендә дотация бирелеп барыла. Әлеге санны долларның бүгенге курсына әйләндереп, шуны «оккупация»дә булган елларга тапкырласаң һәм шуны Балтыйк буе республикаларыннан таләп итсәң, алар гомерлеккә банкротка чумачак.

Ә менә Азия, Кавказдагы республикалар тырыша-тырмаша, кем ничек булдыра - шулай яши, үзләрендә эш табалмаганнары Россиягә килеп урам булса да себерә. Әле бер генә балтыйклының да бездә көрәк тотып эшләгәнен күргән юк. Алар тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен Европа белән тәңгәлләштерергә омтыла, тик менә акчага гына кытлык, ә Россия бирми.

Бурычлылар исемлеген барлаганда, тагын да кызыклы хәлләргә тап буласың. Америка унсигезенче гасырда сатылган Аляска өчен бүгенгә хәтле бурычын түләп бетермәгән икән әле, кайчан түлисе дә билгесез, мөгаен, көтәргә дә кирәкмидер. Ул чактагы 7,2 миллион долларны бүгенге курска әйләндерсәк, шактый гына килеп чыга икән үзе.

Беренче бөтендөнья сугышына бездә тиешенчә игътибар бирелми, ә ул Россия казнасын шактый гына саеткан икән ләбаса. Сугыш башлану белән патша казнасыннан биш тонна алтын Норвегиягә озатыла, алар бүгенгә хәтле шунда кала бирә, кайбер тәңкәләр аукционнарда сатыла. 1914 елда британ банкларына хәрби техника һәм корал өчен 50 миллиард доллар күләмендә алтын күчерелә. Британия заводлары шуның хәтле зур заказны үти алмау сәбәпле, Россиягә берни дә ясамый, сугышны сылтау итеп, алтын кире кайтарылмый, ә революцияләрдән соң кайтарып бирергә хөкүмәт тә калмый. 1915-16 елларда Россия АКШка да корал һәм дары өчен 23 миллиард долларлык алтын бирә, тик бу юлы да берни ала алмый.

1917 елда вакытлы хөкүмәт Швециягә хәрби кирәк-яраклар өчен 3,7 тонна алтын озата, ләкин бер сыңар мылтык та, бер патрон да Россиягә килеп ирешми. 1919 елда Казан банкларыннан Колчак тарафыннан кулга төшерелгән 100 тонна алтын саклар өчен Чехословакиягә озатыла һәм ул 1925 елда Прага банкларында югала.

Менә шул тонна-тонна алтынны күз алдына китерәм дә, патша Россиясе бөтенләй үк ярлы да булмаган икән, дип нәтиҗә ясамыйча да булдыра алмыйм. Россиянең тегендә-монда тараткан байлыгы бу гына түгел әле, аларны санап китсәң - бихисап. Британиянең «Пинкертон» фирмасы исәпләвенчә, Россия бүген 100 миллиард долларлык алтынын һәм 300 миллиардлык күчемсез милеген таләп итәргә хокуклы. Әлеге саннардан башлар әйләнерлек, әмма бу байлыкны Россия кайчан да булса кайтара алыр дип әйтүе бик авыр. Әмма бездән бурычларны түләтергә маташканда (санкцияләр «сугышы» чорында андыйлар тагын да артачак әле), әлеге саннарны атап, исләренә төшереп булса да үтәргә кирәктер, шәт, савым сыеры түгел лә без...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading