16+

Тарихка хилафлык килмәсен

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан Ватанның хәрби тарихындагы истәлекле даталар исемлегенә Куликово кырындагы вакыйгаларга караган бәйрәмне билгеләгәннәр. 1380 елның 21 сентябрендә Куликово кырында рус полкларының татар-монгол гаскәрләрен җиңүен бәйрәм итү көне, имеш. Моны булдырмас өчен, Мәскәүдә яшәүче милли җанлы татар генераллары Рәсим Акчурин, Арбек Әюпов, Алмас Әдһәмов, Раил Әбраров һәм...

Тарихка хилафлык килмәсен

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан Ватанның хәрби тарихындагы истәлекле даталар исемлегенә Куликово кырындагы вакыйгаларга караган бәйрәмне билгеләгәннәр. 1380 елның 21 сентябрендә Куликово кырында рус полкларының татар-монгол гаскәрләрен җиңүен бәйрәм итү көне, имеш. Моны булдырмас өчен, Мәскәүдә яшәүче милли җанлы татар генераллары Рәсим Акчурин, Арбек Әюпов, Алмас Әдһәмов, Раил Әбраров һәм...

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан Ватанның хәрби тарихындагы истәлекле даталар исемлегенә Куликово кырындагы вакыйгаларга караган бәйрәмне билгеләгәннәр. 1380 елның 21 сентябрендә Куликово кырында рус полкларының татар-монгол гаскәрләрен җиңүен бәйрәм итү көне, имеш.
Моны булдырмас өчен, Мәскәүдә яшәүче милли җанлы татар генераллары Рәсим Акчурин, Арбек Әюпов, Алмас Әдһәмов, Раил Әбраров һәм галимнәр Россия Президенты В.Путинга хат та юлладылар югыйсә. Анда: «Күпмилләтле илдә бер халыкны икенчесенә каршы кую, татарларны гомер-гомергә гаепле санап, эчке дошманны эзләү, табу кемгә кирәк? 1380 елда Куликово кырында Дмитрий Донской җитәкчелегендәге рус полкларының «Татар-монгол гаскәрләрен җиңү көне» нинди патриотик хисләр тәрбияли ала соң?» - дип язылган иде.
Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, Куликово кырындагы сугыш урынының төгәл генә кайда икәнлеген исбатлый торган документлар юк. Аны ике халык - татарлар һәм руслар сугышы, ике ил, ике дәүләт сугышы дип тә әйтеп булмый, чөнки ул вакытта әле рус дәүләте булмаган. Алтын Урда эчендә бары аерым кенәзлекләр генә яшәгән. Бу - ике татар ханы - Туктамыш белән Мамай арасындагы бәрелеш. 2005 елда шушы каршы торуны (чынлыкта, сугыш булмый кала, каршы якның көчен күреп, Мамай, борылып, кайтып китә) «Куликово кырында татарны җиңүгә 625 ел» дип зурлап бәйрәм иткәннәр иде. Шул уңайдан, Россия Федерациясенең төрле шәһәрләреннән тәре походлары оештырдылар. Бу «җиңү»не һәр елны бәйрәм итәләр.
Тик шунысы гаҗәпләндерде: Вагиф Кочетков «Новые известия» газетасында басылып чыккан «Куликово кырында мәчет төзергә мөмкин» (19.07.2002) исемле мәкаләсендә: «Алтын Урда хакимиятеннән котылу татар халкына ирекле үсеш алу өчен көчле энергия бирде», - дип язды. Чынбарлыкта үз заманында татар халкының дәүләте булган. Андый зур, шөһрәтле дәүләтләр дөньяда берничә генә исәпләнгән. Алардагы тәртип үзе генә дә дистәләгән халыкларга үрнәк булган. Алтын Урда - безнең дәүләт. Шул заманның сәяхәтчеләре, галимнәре, шаккатып: «Алтын Урда - бик бай, бик көчле, мәдәниятле дәүләт булган. Аның йөзгә якын шәһәрендә акча сукканнар», - дип язганнар. Казан ханлыгы турында да шундый фикерне әйтергә була. Казанда яшәгән рус сәүдәгәрләре, бертуктаусыз Мәскәүгә хат язып, Казан ханлыгы җирләрен оҗмах урыны дип атаганнар.
Мең еллык тарихны нәкъ урталай бүлгән Казан ханлыгын яулап алу җир йөзендәге бу гүзәл мәмләкәтнең гомерен өзгән. Әлеге фаҗига халкыбыз язмышына яшен суккан кебек тәэсир иткән. Менә шул яшеннән калган ялкын сөреме бүгенге көнебезгә дә йогынты ясый. Татар халкы әле дә дәүләтсез булып кала бирә.
Ни кызганыч, СССР дип аталган империя чорында татарларны мең елдан артык язган гарәп графикасыннан ваз кичтерделәр. Аның урынына латин-яңалиф керттеләр. Аңа өйрәнеп кенә бара идек, рус графикасын - безнең телгә бөтенләй кулай булмаган кириллицаны тактылар. Бу татарларны руслаштыру, бердәм совет халкы барлыкка китерү өчен эшләнде. Нәтиҗәдә узган гасырның 60 нчы елларында Казанда, Татарстанның башка шәһәрендә, район үзәкләрендә, авылларда татар мәктәпләре күпләп ябылды. (Әлеге эш хәзерге вакытта да дәвам итә.) Татарча сөйләшүчеләрдән ачыктан-ачык көлделәр. Милләтнең иң асыл, затлы кешеләре репрессия елларында юк ителде. Дин әһелләрен сөргенгә озаттылар, аттылар.
Бер сәяси хәл килеп чыктымы, милләтнең дошманнары, безне тәмам бетерергә теләгәндәй, Куликово сугышын искә төшерәләр, янәсе, безнең белән шаярмагыз, барыбер җиңәбез.
Ә Алтын Урдага буйсынуга килгәндә, Мәскәү кенәзлеге «Куликово кыры»ннан соң да, аңа тагын йөз еллар буе салым түләргә мәҗбүр була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading