16+

Тоз гына димәгез

Бер елны, Казанда тоз бетә икән, дигән хәбәр таралгач, халык тоз җыя башлады. Эшмәкәрләр дә йоклап ятмый, бәясен күтәреп тә куйдылар. Әллә ни күпкә түгел, тик анысы да безнең халыкка җитә калды, берзаман кибетләрдә тоз калмады. Гаҗәп түгел, адәм баласы үзенең тормышын аннан башка күз алдына китерә алмый. Борынгылар, юкка...

Тоз гына димәгез

Бер елны, Казанда тоз бетә икән, дигән хәбәр таралгач, халык тоз җыя башлады. Эшмәкәрләр дә йоклап ятмый, бәясен күтәреп тә куйдылар. Әллә ни күпкә түгел, тик анысы да безнең халыкка җитә калды, берзаман кибетләрдә тоз калмады. Гаҗәп түгел, адәм баласы үзенең тормышын аннан башка күз алдына китерә алмый. Борынгылар, юкка...

Тоз ашамагыз, ашаган ризыгыгызның үзендә дә ул җитәрлек, тозлы ашамлыкларны күп ашау кан басымын күтәрүгә китерә, дип, безнең колакка гел тукып торучылар, бәлки, хак­лыдыр. Чөнки кайбер илләрдә, мәсәлән, АКШта, Австралия­дә һәм Канадада «аны азрак куллану кан басымы күтәрелүдән саклый» дигән фикер киң таралган. Бөекбританиядә исә ашамлыкларга, бигрәк тә колбасага тоз салуны киметкәннәр. Инглизләр, шуның нәтиҗәсендә ике ел эчендә инсульт һәм инфаркт авырулары шактый кимеде, дип саный. Австралиядә, мәсәлән, ашамлыклар җитештереп чыгаручы предприятие җитәкчеләренә этикеткаларда тоз күләмен күрсәтергә кушылган. Финляндиядә ашханә, кафе, рестораннарда өстәлгә тоз кую тыелган. Канада һәм Франциядә ашамлыкларга аны кимрәк сала башлаганнар. Төркиядә сырга, ит ярымфабрикатларына, печеньега, кыздырылган бәрәңгегә, салатларга тоз кушарга ярамавы турында махсус карар кабул ителгән. Безнең диетологлар да тозлы балык, тозлы кыяр һәм помидор, майонез, каты сыр, ысланган колбаса кебек ризыкларны ашамаска яки азрак, чамасын белеп кенә кулланырга киңәш итәләр.

Тик бездә ничек? Күп кенә гаиләләрнең табынында тозлы кыяр, тозлы кәбестә, тозлы помидор, тозлы гөмбә, тозлы балык өзелеп тормый. Без тозсыз ашарга мөмкин булган кайбер ризыкларны да, мәсәлән, йомырканы, кыярны, помидорны, тәгәрәткән бәрәңгене дә тоз белән ашыйбыз. Яратабыз шул без аны. Без генә түгел: җир шарында халык елына уртача 20 миллион тонна тоз ашый.

Тозның алтын бәясенә торган заманнары да булган. Рим легионерлары хезмәтенә тоз белән түләгәннәр. Урта гасырда ул бик кыйммәтле ризык булып саналган. Мәҗлесләрдә аны кадерле кунакларга гына биргәннәр. Бу яктан кытайлылар аеруча өлгерлек күрсәткән. Алар тоз кулланучыларга салым салганнар. 1113 елда Русь илендә дә салым салырга тырышып караганнар, ләкин бу халык чуалышларына китергән. Тарихи документлардан күренгәнчә, 1648 елда тозга бәя арту аркасында, Мәскәүдә халык баш күтәрә. Ә 1671 елда Петр I аңа дәүләт монополиясе керткән һәм тоз сату дәүләт карамагына тапшырылган.

Тарихи язмаларда башка кызыклы мәгълүматлар да бар. Мәсәлән, бөек Француз революциясе тоз аркасында килеп чыккан, диләр. Чөнки Франциядә аңа зур салым сала башлаганнар. Закон нигезендә, һәр француз ел саен 7 килограмм тоз сатып алырга тиеш булган. Бу халыкның ачуын китергән - 40 меңнән артык крестьян баш күтәргән. Француз революциясе җиңгәч, салымны бетерәләр. Әмма Наполеон император булып алгач, янәдән тозга салым сала башлыйлар.

Гаҗәп түгел, чөнки тоз зур табыш китергән. Сатудан кергән акчага Җир шарының иң матур шәһәрләренең берсе - Венеция төзелә. Монда аны читтән сатып алалар, аннары саталар. Шул акчага берсеннән-берсе күркәм биналар, су басудан сак­лый торган катлаулы гидравлик системалар төзиләр.

Тоз - хлор белән натрий катнашмасы. Димәк, безнең организм аңа мохтаҗ. Аны күп ашамаска, кан басымын күтәрә дисәләр дә, ул җитмәсә дә шәп түгел. Биохимик Жорес Медведев, адәм баласы 10-11 тәүлектән артык вакыт тоз кулланмыйча яши ала, дип саный. Көнгә 5-6 грамм тоз организм өчен куркыныч түгел.

Хәзер тозга йод кушып саталар. Бу - без куллана торган аш тозы. Казандагы «Солена» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Татарстан халкын тәэмин итеп тора. Монда аны чит төбәкләрдән алып кайтып, пакетларга тутырып саталар. Гомумән, ул Оренбург өлкәсенең Илецк районыннан да, Пермь өлкәсенең Соликамск шәһәреннән дә, Белоруссиядән дә, Казахстаннан да килә. илдә запас күп, бетәр дип борчыласы юк, ул үзеннән-үзе артып тора икән. Җир шарында тозның якынча 200 миллион тонна запасы бар, диләр. СССРда ул ел саен 25 миллион тонна чыгарылган. Советлар Союзы таркалгач, аның территориясендәге байтак кына тоз ятмалары башка төбәкләрдә калды.

XVII гасыр башында ук Русь илендәге тозның 70 процентын Соликамск биргән. Россия эшмәкәрләренә дә ул күп табыш китергән. Шулар арасында Строгановлар аеруча мактала. Алар тоз сатудан кергән акчага кулъязмалар һәм борынгы китаплар саклана торган китапханә, картина галереялары төзиләр. Шундый игелек күрсәткән Соликамскида тозга бронзадан һәйкәл салалар.

Әлбәттә, диетолог-табиблар тозның чамасын белеп кулланырга киңәш итәләр, шуның белән беррәттән, дәвалау үзәкләре турында искә төшереп торалар. Беренче бөтендөнья сугыш вакытында күп кан югалткан солдатларның кан тамырларына тозлы яңгыр суы салганнар. Аны йөткерүдән дару сыйфатында файдаланганнар. Борынгы греклар, ашаганнан соң, аз гына тоз кабып куйган. Ул ашказаны согы бүлеп чыгаруга булышкан. Табиблар, юкка гына, диңгез кәбестәсе ашарга кушалар дип беләсезме? Анда тоз күп. Шуңа да диңгез кәбестәсен, атеросклероздан саклану чарасы буларак, даими ашарга кирәк. Ул югары кан басымы, диабет белән авырган кешеләр өчен дә файдалы. Ни генә дисәләр дә, тоздан башка эш кыен. Ул аш тәмләткеч кенә түгел, кайвакытта дару урынына да ярап куя шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading