16+

Транспорт полициясендә – бәйрәм

Февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының транспортта линия идарәләре оештырылуга 95 ел тула.

Транспорт полициясендә – бәйрәм

Февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының транспортта линия идарәләре оештырылуга 95 ел тула.

Тимер юлларда, елга портында һәм халыкара аэропортта иминлек саклаган Казан линия идарәсе олы юбилеен лаеклы каршыларга әзерләнә. Аның тарихына багышланган махсус журнал чыгачак. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының укыту-әзерлек үзәгендә 15 февральдә транспорт полициясе хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе!» («Папа, мама, я - спортивная семья!») дигән мәдәни-күңел ачу чарасы үткәреләчәк. Хезмәт алдынгыларына тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылачак. Транспорт полициясе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын күңелле конкурслар, артистларның концерты көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading