16+

Туган йорт җылысы

Рәсемдәге бу малай-кызлар әле кайчан гына шатлана да, көлә дә белмиләр иде. Кечкенәдән язмыш гел рәнҗетеп, әти-әни назыннан мәхрүм итеп, ятимнәр йортына илтеп ташлагач, дөньяга карап елмаясың бик килмәс шул.

Туган йорт җылысы

Рәсемдәге бу малай-кызлар әле кайчан гына шатлана да, көлә дә белмиләр иде. Кечкенәдән язмыш гел рәнҗетеп, әти-әни назыннан мәхрүм итеп, ятимнәр йортына илтеп ташлагач, дөньяга карап елмаясың бик килмәс шул.

Ярый әле, туган өй җылысын күрми үскән бу сабыйларга карата язмыш үзенең артык кырыс кылануын аңлап алып, рәхимлек күрсәтергә уйлаган - аларны балаларны өзелеп яраткан, алар өчен гомерләрен дә бирергә әзер торучы олы йөрәкле әти-әниләр белән очраштырган. Шул көннән башлап, бу малай-кызларның бәхетләре кире кайткан, өметләре терелгән, йөзләренә елмаю кунган, хыяллары канатланган.
Ә инде күптән түгел генә мондый шәфкатьле гаиләләр, үзләренең бу бәхетләрен дөньяга күрсәтергә теләп, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» дигән II республика фестиваленә җыелдылар. Беренче фестивальдә барлыгы 7 гаилә көч сынашса (алар арасында без дә бар идек), быел 11 гаилә ике көн буе үзләренең иң талантлы, иң спортчы, иң хыялый һәм иң мөһиме - иң дус-тату гаилә булуларын исбатлап ярышты.
Быелгы фестивальдә һәр гаилә 5 минут эчендә иң зур хыяллары белән таныштырырга тиеш иде. Дөрес, аларның иң зур хыяллары тормышка ашкан инде, кабаттан әти-әниле булганнар. Ә хәзер шул әти-әниләре белән, зур-тату гаиләдә озак итеп яшәргә хыялланалар. Бары шул чакта гына бәхетле булып буласын барысы да белә.
Катнашкан гаиләләрнең һәрберсе турында китап язарлык. Мәсәлән, Алексеевскида яшәүче Левакиннар 8 ятим кызга гаилә җылысы биргәннәр. Анна, Алина, Диана, Влада, Кристина, Юля, Наташа, Лилия фестивальдә ак фәрештәләр булып биеделәр. Мамадыштан килгән Мазиловлар гаиләсендә 9 бала, шуларның 4есе тәрбиягә алынган. Әниләре Люба ханымның уңган-булганлыгы (ул әле быел «Ак чәчәкләр» республика бәйгесендә катнашып, «Елның медицина хезмәткәре» исеменә дә лаек булган) балаларына да күчкән. Хыял төсендәге ак-зәңгәр киемнәрдән чыгыш ясаган бу гаилә мәртәбәле жюри күңеленә дә хуш килде. Фестивальнең Гран-прие шуңа Мамадышка кайтып киткәндер дә. Чуаш милли киемнәрен киеп, Аксубайдан ук килгән Бикметовлар гаиләсендә тәрбияләнүче исәнлеккә туймаган малай-кызларның, Казанда яшәп, 11 бала тәрбияләп үстергән Хөснетдиновлар гаиләсенең чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Ятим сабыйлар: «Әни!» - дип сарылганда, тамашачы күз яшен тыеп кала алмады.
Юмарт иганәчеләр бүләк иткән (төп спонсор - «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе) телевизорны карап, бүләк чәйнекләрдән чәй эчкәндә, бу гаиләләр яшәгән йортларда тагын да җылырак булыр.
«Без бергә!» республика иҗтимагый оешмасы мондый фестивальне оештырып, һәркемнең бәхеткә хакы барлыгын һәм чит балалар булмавын тагын бер тапкыр бар дөньяга исбатлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading