Бервакыт элекке "Азат хатын" журналында эшләгәндә, мин Уральскига командировкага барган идем. Анда заманында Габдулла Тукай эшләгән типографияне күрдем. Мотыйгулла хәзрәтнең йортында булдым. Ул чакта шагыйрьнең беренче шигырьләре басылган типография эшли иде әле. Ул чакта миңа: "Шәһәрдә Тукайны күргән Адам Саломонович яши", - дигәннәр иде. Аны эзләп барсам, ул Әдһәм Сөләйманович булып чыкты.
Комментарийлар