16+

Вакыты җитте

Башкалабызда халыкара конференцияләр һәм спорт ярышлары уздырыла икән, татар язуын латинга күчерүгә ихтыяҗ үзеннән-үзе туа. Татарстанда туристлык та торган саен киңрәк колач ала бара. Бер карасаң, илебез латин графикасына күчә дә башлады инде.

Спортның кайсы гына төре булмасын, спортчыларының аркасына фамилияләре латин хәрефләре белән инглизчә язылган. Урамнарда йөрсәң, күпчелек офисларның атамалары элмә-такталарында латин хәрефләре белән язылуын күрәбез. Компьютер технологиясе дә латин графикасына нигезләнгән. Тик галимнәребез генә үз вакытында уртак фикергә килә алмадылар.
Латин әлифбасын Татарстанда гамәлгә кертү чит илләр белән аралашу өчен дә кирәк. Шул нисбәттән, Санкт-Петербургта яшәүче һәм эшләүче «Ниихиммаш» фәнни-тикшеренү институтының эзләнү-тикшеренү буенча инженерлык үзәге башлыгы, техник фәннәр кандидаты, Казанда КХТИ тәмамлаган энем Альберт Хәлим улы Сафинның латин графикасына карата фикерләрен тәкъдим итәсе килә. Автор, тел белгече булмаса да, чит ил галимнәре белән якын һәм тыгыз элемтәдә тора. Ул күп кенә чит телләрнең (инглиз, француз, немец һәм төрек) грамматик, фонетик һәм логик закончалыкларын тирәнтен тикшереп өйрәнгән. Әмма ул хезмәт әлегәчә нәшриятта чыкмаган. Кызганыч, бездә хезмәтнең кадере юк шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading