16+

Ярат дип кенә яраттырып булмый

Бүген телевизорны ачсаң, гадәттән тыш хәлләр, катастрофалар, су басулар, янгыннар турында сөйлиләр. Эфир ток-шоу, сериаллар белән тулган.

Ярат дип кенә яраттырып булмый

Бүген телевизорны ачсаң, гадәттән тыш хәлләр, катастрофалар, су басулар, янгыннар турында сөйлиләр. Эфир ток-шоу, сериаллар белән тулган.

Совет чорында яшьләрнең үзаңында Ватанны сак­лаучы образы Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), Зоя Космодемьянская, герой-пионерлар мисалында нык формалашкан иде. Ә бүген боларның эзе дә юк. Укучыларның 70 проценты Бөек Ватан сугышы геройларының исемен әйтә алмый.

Татарстан мәктәпләрендә 8-11нче сыйныф укучылары арасында сораштыру уздырганнар. «Нинди кыйммәтләрне өстен күрәсез?» дигән сорауга укучыларның 32 проценты - «акча», 28 проценты - «машина», 22 проценты күңел ачу дип җавап бирсә, бары 18 проценты гына «Ватан» төшенчәсенә өстенлек биргән.

Ватанпәрвәрлек, патриотизм - Ватаныңны ярату, үз халкың белән горурлану, аны якларга әзер булуны аңлата торган әлеге төшенчәләрне бүгенге яшьләр аңламыймы соң әллә? Балаларга әти-әниеңне, Ватаныңны ярат, дип кенә яраттырып булмый. Ватанпәрвәрлек һәркемнең йөрәгендә булсын, тәрбиядән сеңсен иде. Үзебез яшәгән Татарстанны яратудан, аның тарихын, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүдән башларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading