16+

Ярты бәягә машина

Дөньяда үзеңне аз гына булса да ирекле тояр өчен, машина кирәк хәзер, машина. Студент чакта ук машиналы сабакташларыма бераз кызыгып карый идем, руль артына утырып шәһәр урамнарыннан бер җилдереп узасы килү теләге дә бер генә тумады. Армия сафларыннан кайту белән, машиналы булу теләге көчәйде генә. Акчасы да юк бит аның,...

Ярты бәягә машина

Дөньяда үзеңне аз гына булса да ирекле тояр өчен, машина кирәк хәзер, машина. Студент чакта ук машиналы сабакташларыма бераз кызыгып карый идем, руль артына утырып шәһәр урамнарыннан бер җилдереп узасы килү теләге дә бер генә тумады. Армия сафларыннан кайту белән, машиналы булу теләге көчәйде генә. Акчасы да юк бит аның,...

Дөньяда үзеңне аз гына булса да ирекле тояр өчен, машина кирәк хәзер, машина. Студент чакта ук машиналы сабакташларыма бераз кызыгып карый идем, руль артына утырып шәһәр урамнарыннан бер җилдереп узасы килү теләге дә бер генә тумады. Армия сафларыннан кайту белән, машиналы булу теләге көчәйде генә. Акчасы да юк бит аның, шайтан алгыры. Хезмәт хакы да чамалап тотсаң гына, ә машинага, ай-һай, күп җыярга кирәк. Шуңа да карамастан, машиналы булу теләге бар.
Ниндие генә юк хәзер машиналарның: тулай торак бүлмәсенең яртысы хәтлеләре дә, трактор кадәрлеләре дә бар. Бәясе дә 200 меңнән башлап һәм чиксез. «Рәсәй машинасы машинамыни ул! Алсаң, чит илнекен ал инде...» - дигән сүзләрне бик күп ишетсәм дә: «Миңа машина йөрергә кирәк, текәләнергә түгел», - кебек фикерне алга сөреп, машина эзлим.
Беркөнне шулай интернетта белдерүләр карап утырам. Башта яңаларын эзләдем. Кыйммәт шул! Минем бюджетка хәйран каты сугачак. Йөрелгәннәре күпме тора икән, шуларны карыйм әле, дип уйлап куюым булды, күзем бер белдерүгә төште.Өр-яңа машина, бәясе дә салондагы яңа машинаның яртысы гына. «Вәт булды бу!» - мин әйтәм. Машиналы булам хәзер! Телефон номеры да бар икән, хәзер шалтыратам да белешәм. Иртәгә эштән, машинага дип, кредит алам.
Күрсәтелгән номерны җыйгач, телефонны яшь кенә бер егет алды:
- Исәнмесез!
- Исәнмесез!
- Бу Равилме (белдерүдә Равил диелгән иде)?
- Әйе.
- Мин белдерүдә яңа машина күргән идем, бәясе дә 180 мең генә, дөресме ул?
- Әйе, дөрес.
- Ни сәбәпле алай очсыз ул?
- Субсидияләр хисабына. Тулырак мәгълүматны безнең офиска килеп белә аласыз...
Машиналы булам тиздән! Күңелгә рәхәт булып китте. Бер мизгелдән баш миенең экстремаль чакларда гына эшләп китә торган өлеше кабынды, ахрысы, күңелдә сорау туды һәм мин дәвам иттем:
- Ә сезнең сайтыгыз бармы?
- Әйе, .рф доменында шундый-шундый сайтыбыз бар.
- Аңлашылды, рәхмәт. Сау булыгыз!
- Сау булыгыз! Көтеп калабыз!
Браузерда сайтның адресын тиз генә җыйдым да аны өйрәнергә тотындым. Әһә, машиналар... тәк-тәк-тәк... Украинада да бар икән вәкиллекләре, Казахстанда да. Шуннан «FAQ» яки безнеңчә, «Еш бирелә торган сораулар», башкача «Инструкция» бүлегенә кереп киттем. «Субсидиядә катнашу өчен, безнең системада теркәлү үтәргә кирәк» дигән җөмләләр арасында күзем МММ-2012 дигән сүзгә төште. Бу шул теге МММ түгелме соң инде? Үзем хәтерләмим - телевизор еш карамый идем кечкенә вакытта, кызыксынып кына беләм: үз вакытында бик күп кешеләрне төп башына утырткан шул Мавродий. Үзе дә утырып чыкты бугай. Тагын үз эшенә тотынган, ахры, каһәр суккыры! Кармакка кабучылар да бардыр әле. Безнең халык шундый бит ул, күршесенең алдануын күреп куана гына, белсә дә әйтми. Бер яхшылык эшлим әле, кешеләрне кисәтергә кирәк мин әйтәм:
Җәмәгать! Кармакка эләгә күрмәгез! Алданырга теләгән кешене генә алдап була.
Ни дидем дә бетердем дигәндәй, тик машиналы булу теләге калды. Эзләүне дәвам итәм.
Машина кирәк шул хәзер дөньяда, машина...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading