16+

Яшел почмак яшьле почмакка әйләнмәсен

Сүземне Дәрвишләр бис­тә­сеннән башлыйм. Нигәдер миңа Казан нәкъ менә безнең бистәдән башлана кебек. Бистәбезне бер яктан чыршы-нарат урманы уратып алган.

Яшел почмак яшьле почмакка әйләнмәсен

Сүземне Дәрвишләр бис­тә­сеннән башлыйм. Нигәдер миңа Казан нәкъ менә безнең бистәдән башлана кебек. Бистәбезне бер яктан чыршы-нарат урманы уратып алган.

Урман сукмагыннан атлап, көнчыгышкарак юл алсаң, бормаланып аккан Казансу елгасына килеп чыгасың. Озынлыгы 142 чакрымга сузылган әлеге елга Казанның табигать һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Ни кызганыч, елдан-ел пычрана, саега бара ул. Аңа төрле химик калдыклар агызалар.
Нарат урманын чыгып, Казансу елгасының уң як яры буйлап барсак, икенче яшел почмакка - Зәңгәр күлгә килеп чыгарбыз. Ул да табигать һәйкәле. Күлләр арасында иң зур мәйдан биләүче дә Зәңгәр күл. Аның мәйданы - уналты гектар. Түгәрәкләнеп торган, чит-читләре зәңгәрсу тасма белән уратып алынган, су салынган зур бер чокырга охшатам мин аны. Уң як ярында биек тау бар. Аны катнаш урман каплаган. Бакчабыз Зәңгәр күлгә каршы гына - Казансу елгасының сул ягында урнашкан. Шунлыктан аның хәлен белеп, күреп торам. Яз җитеп, җирләр кардан ачылу белән, Зәңгәр күл тирәсен ял итәргә килүчеләр сырып ала. Бар көченә магнитофон акыртып, шашлык пешереп көнозын кәеф-сафа корганнан соң, үзләре артыннан өем-өем чүп-чар, буш шешәләр калдырып, өйләренә таралалар.

Совет районы территориясендә тагын бер зур елга - Нокса елгасы бар. Аның хәле дә мактаныр­лык түгел. Дәрвишләр бистәсенең икенче ягыннан агып яткан кечерәк елга - Киндерленең язмышы тагын да аяныч. Аның тирә-ягы чүп-чар өеме белән тулган. Урыны белән алар суга да агып төшә. Җәй көне елгадан күңел кайтаргыч ис килә. Казанның күрке булырдай яшел почмаклар күз яшьле почмакларга әйләнеп бара.
Дәрвишләр бистәсен бераз узгач, сул якта Таулы (Нагорный) бистәсендәге Карьер яры буйларына барып чыгасың. Аның мәйданы биш гектарга җитә. 1984 елда табигать һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Тау битләрендә табигатьтә сирәк очрый торган үсемлекләр үсә.
«Терлекләр тавы» дигән урын Совет һәм Вахитов районнары кисешкән җирдә, Әбҗәлилов тукталышы тирәсендә урнашкан. Элек анда терлек көткәннәр. Утыз гектар мәйданлы бу җирләр дә табигать һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Биредә 1999 елда шифалы су чыганаклары табыла. Су сиксән метр тирәнлектән күтәрелә.

Вахитов районындагы тагын бер яшел почмак - Казан дендрарие (фәнни максатлар белән төрле үсемлекләр үстерелә торган ботаник бакча. - Ред.). 1,2 гектар мәйданнан Татарстан тәҗрибә урман станциясе файдалана. Биредә амур грушасы, ак акация, фундук куаклары үсә. Фәнни максатларга хезмәт итүче иң беренче табигать һәйкәле бу.

Идел буе районындагы Кедр паркына тукталмый кала алмыйм. Мәүлетов һәм Комаров урамнары почмагындагы Кедр паркына 1994 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Камалетдинов нигез салган. Барлыгы дүрт йөздән артык кедр куагы утыртылган.
«Казан» милли-мәдәни үзәге тирәсендәге имәннәр, зәңгәр чыршылар, каштан, сирень, ясмин куаклары да Казаныбызның гүзәл бер яшел почмагы.

1996 елда, Министрлар кабинеты карары белән, Киров районындагы Аккош күле дә табигать һәйкәле дип билгеләнә. Биредә язучыларның дачалары урнашкан.
Казанның яшел почмаклары хакында сүз башлаганбыз икән, университет каршында 1816 елда оешкан зооботаник бакчаны искә алмау мөмкин түгел.

Гомумән алганда, меңьяшәр Казанымның яшел почмак­лары ифрат күп икән. Алар турында мин китапханәләрдә утырып, газета-журналлар күзәтеп, махсус әдәбият укып мәгълүмат тупладым. Үзем өчен күп яңалык ачтым, табигатькә башка күз белән карый башладым.
Казанның яшел почмакларын күз карасыдай сак­лыйсы иде.








Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading