16+

Яшьләрнеке – яшьләрчә

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, бүгенге татар эстрадасына бәя биреп, әнә шулай ди. Үзенең фикерен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре белән дә ныгытып куя: «Мин дә сезнең кебек үк «Галиябану» һәм «Тәфтиләү»ләрне яратам, әмма ул көйләргә яшьләр бии алмый».

- 15-18 яшьлек яшьләр рәхәтләнеп дискотекаларда үзебезчә, татар эстрадасы көенә бию бик дөрес ул, - дип дәвам итә Илдар Зиннур улы, «Татар җыры-2012» XIII Халыкара эcтрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясап (Камал театры артисты әлеге чараның куючы режиссеры). - Шөкер, безнең «Татар моңы» һәм Р.Ваһапов исемендәге җыр бәйгеләре бар. Ә «Татар җыры» исә бүгенге эстраданы сәхнәгә алып чыгучы зур чара. Сез андагы сәхнә бизәлешен, костюмнарны гына карап хозурланыгыз. Ә аппаратура? А.Пугачева, Ф.Киркоров эшли торган аппаратура әлеге чара өчен Казанга махсус кайтартыла.
22 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында узачак әлеге эстрада концертына билетлар сатылып беткән икән инде. Гәрчә 3500 сумнан 5900 сумга кадәр торган билетларны бүгенге көнгә кадәр сорыйлар, дип аңлатып китте фестивальне оештыручыларның берсе Алмаз Миргаязов. Быел «Алтын Барс» сынына 24 башкаручы лаек булачак икән. Алар берничә номинациядә билгеләнәчәк. Концертны оештыручылар, «фишкалар да, шишкалар да җитәрлек булачак», дип тә ышандырды конференциядә. Бу сәхнә бизәлешенә дә, сценарийга да, җырчыларга да кагылачак. Бюджеты 7,5 миллион сумны тәшкил итәчәк әлеге чара TMTV музыкаль каналы аша турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк тә. Тәк шту, булмады инде 5 мең сумга концертка йөреп, дип кайгырасы түгел...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading