16+

5 мең сум бары 10 гыйнвардан соң гына биреләчәк

Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге түләүләр турында тулырак аңлатсагыз иде.

5 мең сум бары 10 гыйнвардан соң гына биреләчәк

Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5000 сум күләмендәге түләүләр турында тулырак аңлатсагыз иде.

Казан шәһәренең Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева:

Казан шәһәре Яңа Савин районы Пенсия фондының пенсияләрне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлегенең җитәкчесе Гүзәл Нәфыйгина аңлатуынча, 5 мең сум күләмендәге түләүне Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче hәм пенсия алучы гражданнар социаль яклау максатыннан алачак. Хәзерге вакытта илдә икътисади хәл шактый катлаулы hәм бюджет мөмкинлекләре чикләнгән. Шунлыктан, 2016 елда пенсияне индексацияләү тәртибе үзгәрде.

Компенсацияне бер тапкыр түләү пенсионерлар өчен кулайрак, чөнки алар бу сумманы берьюлы ала. Түләүләр барлык пенсионерларга да, шул исәптән эшләүче пенсионерларга да булачак. 2017 елда, узган елдагы инфляциягә карап, пенсияне индексацияләү тулы күләмдә башкары­лачак. 5000 сум күләмендәге түләүне финанслау гыйнварның 10ысыннан 16сына кадәр каралган. Пенсияләрен почта бүлекчәләре һәм пенсия­не өйгә китереп бирү хезмәтен башкаручы оешмалар аша алучылар өчен бу түләү һәр пенсионерның теркәлү урыны буенча пенсия бүлекчәсендә башкарыла, ә пенсияләрен саклау кассалары аша алучыларның шәхси счетына күчереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading