16+

 «Абилимпикс» - физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең очар канаты

Татарстанда 5-30 майларда һөнәр осталыгы буенча Абилимпикс төбәк чемпионаты була. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу турыда “Һөнәри белгечлекләрне үстерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

 «Абилимпикс» - физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең очар канаты

Татарстанда 5-30 майларда һөнәр осталыгы буенча Абилимпикс төбәк чемпионаты була. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу турыда “Һөнәри белгечлекләрне үстерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

 — Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашындагы чаралар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы кысаларында оештырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Абилимпикс хәрәкәтенә зур теләктәшлек күрсәтә. Республика чемпионатларга актив кушылды, 7 елда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең һөнәри бәйгеләрендә 2 меңнән артык якташыбыз катнашты,- диде ул.

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында узачак быелгы бәйгедә 1233 кеше катнашырга теләк белдергән. Алар аш-су әзерләү, чәчтараш, агач эшләре, рәсем-бизәк ясау, флористика, фотограф, компьютер программалары, гомумән, 91 һөнәр төрендә үзләренең осталыкларын күрсәтә.

 — Баштарак бәйгегә, нигездә, республикадагы 99 көллият студентлары җәлеп ителә иде. Хәзер муниципаль берәмлекләрдәге мәктәпләр дә актив кызыксына, быелгы чемпионатка 14 яшьтән өлкән булган 414 укучы язылды. Авыллардагы барлык мәктәпләрне Абилимпикс хәрәкәтенә  кушылырга чакырабыз,- диде Эмиль Гобәйдуллин.

Һөнәр бәйгесендә беренче урыннарны алган катнашучыларның һәрберсенә 150 мең сум бирелә, аларның остазларына да шул кадәрле үк акча түләнә. Призлы урыннарны яулаганнарның барысына да акчалата бүләкләү каралган.
 Республиканың эре предприятиеләре Абилимпикс хәрәкәтендә хәйриячеләр һәм остазлар сыйфатында катнаша.

 —Чемпионатта эшчеләребез өч мәртәбә 1 нче урынны яулады. Укучыларның һәм студентларның остазлары ролен дә башкарабыз, Абилимпикс хәрәкәтенә ихластан ярдәм итәбез,- ди “Сетевая компания” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Всеволод Семенюк.

Реклама

“Татарстан Республикасы иреклеләренең мәгълүмат-ресурс үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешманың директоры урынбасары Гүзәл Ганиева сөйләгәнчә, республикада волонтерлык хәрәкәтенә 140 мең кеше үзе теләп кушылган.

—“Җиңү волонтерлары”, “Экологлар”, “Волонтер медиклар”, “Көмеш волонтерлар” бик активлар. Киң күңелле кешеләр үзләре теләк белдереп, республикадагы төрле чараларны үткәрүдә булышалар, моның өчен бернинди акча сорамыйлар,- ди Гүзәл Ганиева.

Александр Казаков чемпионатларда катнашуның әһәмиятенә басым ясап сөйләде.
— Үзеңне күрсәтү, яңа дуслар һәм хезмәттәшләр табу мәйданы ул Абилимпикс. Чемпионатта яулаган призны файдаланып агачтан бизәкләр ясау остаханәсе ачып җибәрдем. Физик мөмкинлекләре чикле балалар гына түгел, мәктәп укучылары да остаханәгә йөреп, агач белән эшләү нечкәлекләренә өйрәнә,- ди Александр Казаков.

Төбәк бәйгесендә җиңү яулаган якташларыбыз соңыннан Россия күләмендәге Абилимпикс чемпионатында чыгыш ясый. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading