Казанда бишенче тапкыр «Ак калфак» хатын-кызлар форумы узды. 41 төбәктән, 18 чит илдән барлыгы 500дән артык делегат җыелды. Берничә ел элек кенә: «Калфак юк, милли киемнәр юк», - дип йөргән хатын-кызларыбыз быел бик тә затлы, купшы итеп киенеп килгәннәр, һәркемнең башында калфак. Җыенга калфак белән килү - төп шарт.
Скопировать ссылку
Казанда бишенче тапкыр «Ак калфак» хатын-кызлар форумы узды. 41 төбәктән, 18 чит илдән барлыгы 500дән артык делегат җыелды. Берничә ел элек кенә: «Калфак юк, милли киемнәр юк», - дип йөргән хатын-кызларыбыз быел бик тә затлы, купшы итеп киенеп килгәннәр, һәркемнең башында калфак. Җыенга калфак белән килү - төп шарт.
- Чыгышымда бераз усалрак та булырга туры килер, бәлки кемнәргәдер бу ошап та бетмәс, - дип кисәтеп куйды үзенең чыгышының башында ук «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, әгәр дә биредә алынган тәҗрибә урыннарда кулланылмаса, сөйләгән сүзләрнең, күп төрле семинарларның бернинди файдасы да юк. Моның өчен «Ак калфак» оешмасының төбәктәге җитәкчеләренең үз артларыннан халыкны ияртә ала торган көчле шәхесләр булулары кирәк. Бары тик шул очракта гына тотылган чыгымнар, куйган тырышлык үз-үзен аклаячак.
Май башында Казанга пешекчеләр җыйналса, ай ахырында Салават шәһәрендә шәҗәрә бәйрәме булачак. Аннан соң Сабада васыятьнамә язу буенча тәҗрибә уртаклашу көтелә. «Орчык бәйрәме», «Бәби туе»... Эш алымнарының ниндиләре генә юк. Кадрия Идрисова әйткәнне хуплап, бу тиклем тырышлыкларның файдасы гына булсын инде, диясе килә.
Татарлар нинди генә форумга, җыенга җыйналмасыннар, төп сорау булып тел мәсьәләсе калка.
- Соңгы 20-25 елда туган телне сакларга кирәк дип күп сөйлибез. Туган телне кем сакларга тиеш: дәүләтме, гаиләме дибез. Миңа калса, без һаман бер урында торабыз кебек. Туган тел тәрбиясе, әлбәттә, гаиләдә бирелә. Монда җыелган хатын-кызларны бала тәрбияләргә өйрәтергә алынмыйм, бары тик үзебезнең гаиләнең тәҗрибәсе белән генә уртаклашасым килә. Без гаиләдә өч малай, Казанда бердәнбер татар мәктәбе булган, урамнарда бер авыз татарча сөйләшмәгән елларда үстек, белем алдык. Укырга кергәндә, мин русча бер сүз дә белми идем. Бу миңа рус мәктәбендә төпле белем алырга комачаулык итмәде, бернинди акцент та юк. Үзебезнең кызларыбыз да балалар бакчасына барганчы бары тик татарча гына сөйләшәләр иде, рус теленә шунда өйрәнделәр, аннан соң да өйдә һәрвакыт татарча гына аралаштык. Ике оныгыбыз бар, әлегә балалар бакчасына йөрмиләр, татарча гына сөйләшәләр. Киләчәктә дә шулай булачак. Театрларга, әдәби кичәләргә йөрү, туганнар белән аралашу - болар барысы да туган телне саклауга үз өлешен кертә, - диде үзенең чыгышында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.
Урыным Савченко Сәйдә ханым белән янәшә туры килде. Ул үзе генә түгел, әнисе дә чит төбәктә туып-үскән. Телне дә камил белә, диненнән дә ваз кичмәгән.
- Әниләрем, әбиләрем кайларда гына яшәмәгәннәр. Үзем дә Сәмәркандта туып-үстем. Мәскәүдә укып, шунда тормышка чыктым. Томск шәһәрендә 25 ел яшәдек, өч бала үстердек. Аннан соң 25 ел Нальчик шәһәрендә тордык. Татар конгрессы оештырган чараларда ун ел катнашам, ел да Казанга киләм. Туган җиргә, тарихи ватаныбызга кайту теләген сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Ике тапкыр Мәккәдә булдым. Кемнәрдер анда барганда юлда үлеп калуны изге үлемнәрдән саный. Һәрчак уйлый торган идем: минем өчен иң изге туфрак Татарстанда, каберләрем шунда булса иде. Аллага шөкер, быел менә күченеп кайттык. «Без түгел, безне ашаган кошлар да туган җирне күрә алмас инде», - дип җырлыйлар иде әбиләрем. Бүгенге көндә Татарстан үзенең ул-кызларын барлый, җыйный. Читтә яшәүчеләр өчен бу бик тә кадерле, - ди Сәйдә ханым.
Комментарийлар