16+

«Әкиятләр уку кешегә үз эченә керергә, үз-үзен аңларга ярдәм итә»

Әкият уку ул – баланы тормышка әзерләү. Әкият укыган балалар теләсә нинди авырлыкны күтәрә, стрессны кичерә ала.

«Әкиятләр уку кешегә үз эченә керергә, үз-үзен аңларга ярдәм итә»

Әкият уку ул – баланы тормышка әзерләү. Әкият укыган балалар теләсә нинди авырлыкны күтәрә, стрессны кичерә ала.

Әкият укыган бала суицидка беркайчан бармый. Бу бүгенге көндә исбатланган әйберләр, ди Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.

-    Балалар хәзер китап укып утырмый дисәк тә, ата-аналар аларны әкиятләр белән таныштырырга тиеш. Чөнки, әкиятләр – моны инде фольклорчылар түгел, күбрәк психологлар әйтә, кешене тормышка әзерли. Әкият укып үскән бала стрессны кичерә ала. Ул авырлыкның булырга тиешлеген, әмма аның үтеп китәсен аңлый. Әкиятләрдә еш кына рәхимсезлек турында сүз бара. Укытучылар да, ата-аналар да әкиятләрдәге кансызлык, вәхшилек, үтерү күренешләре турында сөйләргә яраталар, моның балаларга тискәре тәэсире турында әйтәләр. Әмма бу очракта әкиятләрдәге вәхшилекнең балаларга тискәре тәэсире бер дә булмавын әйтергә кирәк. Әкиятләрдәге рәхимсезлеккә карата стресс кичерү, ул рухи инициация. Шуның аша бала әлеге куркуны үтә һәм тормышта да шушы куркуны күтәрергә әзер була. Икенче ягы да бар. Һәрбер кешегә  төрле сыйфатлар хас. Курку, кемдәдер хөсетлелек бар, кемдәдер кансызлык сыйфатлары чагыла. Алар әле бәреп тә чыкмаган булырга мөмкин. Әкиятләр уку кешегә үз эченә керергә, үз-үзен аңларга ярдәм итә. Камилләшү юлында әкиятләр бер адым булып тора. Бу турыда әле аз сөйлиләр. Әкиятләрне шушы яктан да өйрәнү вакыты җитте. Киләчәктә әкиятләрне тикшерү менә шушы яктан да булырга тиеш, - ди Илсөяр Закирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading