16+

Аксубайлылар үзләрен Казанда күрсәтте

Татарстанның «ак төбәге»ннән килгән кадерле кунакларын Казаныбыз ак карлардан келәм җәеп каршы алды. Милләтебезгә, халкыбызга тугры егет-кызлар үстереп биргән Аксубай районы халкын башкалабыз шулай зурлады.

Аксубайлылар үзләрен Казанда күрсәтте

Татарстанның «ак төбәге»ннән килгән кадерле кунакларын Казаныбыз ак карлардан келәм җәеп каршы алды. Милләтебезгә, халкыбызга тугры егет-кызлар үстереп биргән Аксубай районы халкын башкалабыз шулай зурлады.

Районыбызның гасырлар буена җыелып килгән бай тарихы, республикабызда тоткан үз урыны бар. Тарихы да бик еракларга, XVII гасырларга ук барып тоташа. Гасырлар язган тарих китабын ачуга - Хәсән Туфан, Газиз Кашапов, Михаил Мулеев, Петр Захаров, Хөсәен Вәлиәхмәтов, Илгиз Зәйниев, Нәбирә Гыйматдинова һ.б. танылган язучыларыбызның каләм чарлаган тавышлары ишетелә.

Мәдәниятле, белемле, динле, һәрчак яңа үрләр яуларга әзер булган тырыш халкым Халыклар дуслыгы йортында якташларын җыйды. Кышкы салкын көндә туган як җылысын алар һәммәбезгә дә өләшеп, күңелле бәйрәм кичәсе оештырган иде. Әлеге очрашу кичәсен якташларыбыз - күп еллар дәвамында Камал театры сәхнәсендә берсеннән-берсе матур рольләре белән тамашачы күңелен әсир иткән Алсу Каюмова һәм күп кызларның төн йокыларын качырган Рүзәл Әхмәдиев алып барды. Кичәне районыбыз башлыгы Камил Гыйльманов һәм шулай ук әлеге очрашуны оештыруда башлап йөргән якташларыбыз - мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм «Аксубай якташлар җәмгыяте» президенты Хөсәен Вәлиәхмәтов башлап җибәрделәр. Талантлы аксубайлылар - «Беляев йолдызлары» проектының җитәкчесе Мартынова Наилә, танылган язучы, публицист, галим Әнвәр Хәйринең кызы Айгөл Хәйри, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры җырчысы Денис Ханбаба, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы Зөлфәт Сөләйманов, Алим Идиятуллин һ.б. моңлы сандугачларыбызның җырларын тыңлап горурланып утырдык. Аксубай районының чуаш фольклор ансамбленең чыгышлары районыбызда яшәүче өч милләт: татар, рус, чуваш халыкларының дуслыгын тагын бер кат ассызыклап үтте. Тамаша берсеннән-берсе матур номерлар белән дәвам итте. Алсу Каюмова белән Илдус Габдрахманов «Диләфрүз - Remake» спектакленнән өзек күрсәтте. «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров исә курчаклары белән килгән иде.

Кайсы өлкәне генә алсаң да, барысында диярлек аксубайлылар хезмәт куя, санап бетерерлек түгел, ләкин шулай да тырышып карыйм: язучы, публицист Роза Туфитуллова, «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, «Зүзәйнефть» оешмасы генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Минегулов, Чаллы политехника институты профессоры, проректор Әскәр Хәйруллин, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясова, бихисап сәнгатькәрләр һәм башкалар... Кайларда гына торсалар да, кайсы өлкәдә хезмәт куйсалар да, үзләренең туган якларын яратып, «Аксубаем - ак төбәгем», - ди минем якташларым. Әлеге очрашу кичәбез дә Аксубай районының гимны булган нәкъ шул җыр белән тәмамланды. Башкача мөмкин дә түгел, бар эштә дә өлгер, җитез якташларым, һәр көннән тәм табып, республикабызның алгарышына, киләчәгенә үз өлешләрен кертеп яшиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading