16+

Актаныш дулкыннары кайсы ярга кага?

Туган якның сулышына кадәр кадерле була икән. Чит җирдә, чит туфракта гомер итмәсәк тә, атна саен туган якка, нигезгә кайтып булмый. Чабудан дөнья тарта, мәшәкатьләр җибәрми дигәндәй. Әмма һәр яңалыгы, булмышы белән кызыксынып барабыз. Һәр уңышы үзеңнеке кебек кабул ителә аның. «Агыйдел дулкыннары» иҗади берләшмәсенең 55 еллык юбилеена чакыру алгач...

Сафуан Поварисов нигез салган берлектә кемнәр генә канат ныгытмаган икән? 88 яшьлек язучы да мәртәбәле кунаклар арасында иде. Мин әлеге берлеккә Илфак абый Ибраһимов - шагыйрь Мөхәммәт Мирза идарә иткән чорында йөрдем. Язучы, публицист Әмирҗан Моталлапов, Илфак абый, инде арабызда булмаучы шагыйрь Хәмит Миңнегалиевләр безнең иҗатка никадәр игътибарлы остазлар иде! Фидакарьләрчә эшләүче иҗат кешеләре булды алар. Аларга рәхмәтнең зурысын шәкертләреннән бер мин генә әйтмимдер.
Әлеге кичә дәвамында без әлеге остазлардан тыш берләшмәгә төрле елларда йөргән иҗатташлар белән дә аралаштык. Шигърият кичәсендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучылар - Вахит Имамов, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Фоат Садриев, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар катнашты. Актаныш муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев һәм Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан исә быелның Г.Афзал премиясе лауреатын да игълан итте. Актаныш районы һәм Язучылар берлеге белән берлектә барлыкка килгән әлеге премиягә быел язучы Фәнзаман Баттал лаек дип табылды. Беренче премия исә былтыр Туфан ага Миңнуллинга бирелгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading